Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Бәкер” хуҗалыгы җитәкчесе Марат Бакиров: “Сарык асрау авыр түгел, тик эре мал тоту уңайлырак”

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы өлкәсендә уңышлы эшләүчеләр байтак. Шулар арасында Исергәп авылында яшәүче Марат Бакировның “Бәкер” крестьян-фермерлык хуҗалыгы да бар. Бүгенге көндә мал кышлату ничек бара, алдагы язмада.

Баулы районында бер “Бәкер” крестьян-фермер хуҗалыгында гына сарыклар бар. Әлеге эре булмаган терлекне асрау бик күп чыгым таләп итми, шулай булса да, сарык асраучы хуҗалыклар юк.

– Малчылык белән шөгыльләнү чыгымнар да таләп итә, – дип сөйләде безгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек тармагы буенча консультанты  Марат Билалов. – Бүгенге көндә районда сарыкчылык белән шөгыльләнүчеләр юк. Бер “Бәкер” хуҗалыгында гына. Бу соңгы елларда булган мал азыгына кытлык, корылык белән дә бәйле дип уйлыйм.

– Эре мөгезле терлекләр белән беррәттән сарык асрау авыр түгел, тик эре мал уңайлырак,– ди хуҗалык җитәкчесе Марат Бакиров. – Бүгенге көндә әзер сарык итенә дә, тере авырлык белән сатуга да сорау бар. Быел запас мал азыгына бераз кытлык булса да, малларны киметмәдек. Аларга печән, салам, фураж һәм су бирәбез. Көненә ике тапкыр җитәрлек итеп ашату каралган.

Сарыклар җәй көне кырда көтүдә, ә кыш җылы абзарларда. Гыйнвар, февраль һәм март айлары – үрчем алу чоры. Сарыклардан бүгенге көнгә йөздән артык бәкәй алганнар.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев