Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Бүген, дуслар, алдау көне

Бүген – көлке көне, шаяннар көне, халык телендә тагын да төгәлрәк әйтелгән – алдау көне, дуслар. Әйдәгез, шаярышып, бер-беребезне җиңелчә генә, дусларча гына алдалап, күңелләрне күтәрик әле ул көнне. Искә төшереп утырам әле: бу көндә кемнәрне алдап, күңел ачкан бар соң әле?

Иң истә калганы бер үк дустымның ике ел рәттән бер үк алдануга эләгүе булган икән. Ел саен диярлек, бүгенге көннәр сыман, юлларда йомшак кар була бит инде ул көннәрдә. Машиналар белән батып ятучылар да, аларны көрәкләр белән казып, этеп чыгаручылар да байтак була. Чокыр-чакыр Баулының  Октябрьский урамында җитәрлек. С. исемле дустыма кәрәзле телефоннан шалтыратам:

         – Син өйдәме?

         – Өйдә.

         – Карале, сездән ерак түгел генә машина белән төшеп баттым бит чокырга, көрәк белән чык әле, рәхим итеп, – дим.

– Хәзер, – ди дә бу, элемтәне өзәбез. Бераздан шалтырата теге:

         – Кайда соң син, күренмисең бу тирәдә?

         – Әнә бит инде, урам башынарак кара, кар өеме артында, мин сине күрәм, – дим бик җитди итеп. – Атла бераз өскә табарак.

         – Нинди кар өеме? Юк монда кар өеме дә, машина да...

         Шуннан, бераздан тегенең башына бүген беренче апрель икәне барып җитә дә, сүгенгән тавышы ишетелә: – Сволочь син, мин монда көрәк күтәреп урам буйлап йөрим тагын, җүләр...

         – И, рәхмәт инде, рәхмәт туган, дуслык шулай сынала инде, син чын дус икән, – дип юаткан булам тегене.

Икенче елны да шул ук кармакка эләкте ул. Көрәген күтәреп чыккан да, урамда мине күрмәгәч, келт итеп, былтыргы алдануы исенә төшеп, көрәген ишек алдына атып ук бәргән. Бу юлы инде мине түгел, үзен сүгеп ташлаган ул, беркатлылыгына үзе дә исе китеп.

Әмма дә кызык та инде ул, беренче апрель көнне алдавың барып чыкса! Үпкәләми бит ул аңа. Соңыннан  бергәләшеп көлешәбез. Көн буена җитәрлек егәр алабыз, кәефләр күтәрелә, бер стакан каймак эчкәндәй булабыз. Аллаһы тәгалә Октябрьский урамында берәр җирдә чынлап торып батып ятарга гына язмасын инде, башка мәңге ярдәмгә чыкмый инде ул хәзер көрәк тотып. Шулай да, мин ул дустымның эчкерсез һәм ярдәмчел булуын бик хөрмәт итәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев