Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Бүген - Баулы китапханәчеләренең һөнәри бәйрәме

Бүгенге көндә Баулы районында 27 китапханә бар. Шуларның дүртесе – шәһәрдә, калганнары – авыл җирлекләрендә. Мәгариф, мәдәният, мәгълүмат өлкәләрен алга әйдәп баручы, җаваплы хезмәт ияләре - китапханәчеләр 27 майда һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бүген – Россиядә китапханәчеләр көне.

Әлеге күркәм бәйрәм уңаеннан китапханәләр көне, китапханәчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Лилия Фәхриева белән әңгәмә кордык. Ул бүгенге катлаулы авыр чорда китапханәләр үз эшен ничек оештыруы, нинди чаралар, акция, челлендж һәм проектлар кысаларында халыкка хезмәт күрсәтүләре хакында тәфсилләп сөйләде. Илдә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан, китапханәләр дә онлайн режимда эшләүгә күчте.

– Безнең китапханәләрдә бик зур эшләр алып барыла, онлайн үткәрелгән чараларның исәбе юк, – дип сөйләде безгә Лилия Рәфкать кызы. – Баштарак китапханәчеләребез куркыбрак калганнар иде. Ничек инде, кешеләрне күрмичә, алар белән аралашмыйча гына чаралар үтсен, дип. Тора-бара өйрәндек. Хәзер барлык әдәби- мәдәни чараларыбыз, бәйрәмнәребез дә читтән торып үтә, интернет аша, төрле социаль челтәрләр аша аралашуга корылган. Алар бик кызыклы, мавыктыргыч булып үтә. Шунысын да әйтергә кирәк, безнең районның һәр китапханәсендә дә үз эшенең осталары, белем алган китапханәчеләр эшли, халыкка тиешле хезмәт күрсәтә.

Лилия Фәхриева бәйрәм уңаеннан барлык китапханә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлау сүзләрен җиткерде.

Бу хакта тулырак Баулы телевидениесенең хәбәрләр чыгарылышында карарга мөмкин булачак.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев