Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Берлек” хуҗалыгында терлекләрне кышлатуга күчерделәр

Баулы районындагы алдынгы хуҗалыкларның берсе булган “Берлек” хуҗалыгы кышлату сезонына әзер. Хуҗалык җитәкчесе Зөфәр Җәләев сүзләренчә, һәр ирешелгән уңышлы эш – уртак хезмәт нәтиҗәсе.

– Бүгенге көндә барлыгы 1800 баш мөгезле эре терлегебез бар, – дип сөйләде “Баулы-информ” хәбәрчесенә “Берлек” җитәкчесе Зөфәр Җәләев.– Район күләмендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясендә безнең өлеш тә зур. Ун айлык нәтиҗәләр буенча 25 мең центнердан артык сөт җитештердек. Терлеклекчелек тармагы буенча эшләүдә, ягъни сөт җитештерүдә, үрчем алуда без җәй көне дә, кыш көне дә бер үк төрле терлек азыгы кулланабыз.

 Әлеге хуҗалыкта терлекләр, башка хуҗалыклардагы кебек, җәй көне көтүгә чыгарылмый, ә бары тик 10-15 проценты гына җәйләүләргә чыгарыла. Терлекләр ел әйләнәсе бер төрле үк шартларда яши. Җитәкче сүзләренчә, малларның рационына аеруча игътибар бирелә.

– Гадәти азыклар – сенаж, силос, печән, саламнан башка бик күп төрдәге башка өстәмә  азыклар кулланабыз, – ди ул.– Савым сыерларына җиде килограммга якын концентрат бирәбез, патока, 70-80 грамм премикслар, акбур, тоз бирәбез. Шулай эшләгәндә генә нәтиҗә яхшы була. Көнлек савым 8600 килограмм, ягъни бер сыердан уртача 20 литр сөт савып алабыз. Уңышлы эш нигезе – малларның продукциялелеге һәм сәламәтлеге. Шуңа күрә малларның рационында тайпылышлар булырга тиеш түгел.

Хуҗалык буенча бөтен маллар да ясалма орлыкландыру үтә. “Берлек” хуҗалыгында эшче көчне күбрәк яшь белгечләр тәшкил итә.

– Бу өлкәдә белгечебез Нурфаяз Дәүләтбаев тырышып эшли. Ун айлык нәтиҗәләр буенча 500 бозау алуга ирештек, – ди Зөфәр Җәләев.– Хуҗалыклар буенча без яхшы күрсәткечләргә ирешәбез. Бу инде безнең белгечләребезнең, эшчеләребезнең эшләренә җаваплы каравы һәм тырышып эшләве нәтиҗәсе.

– Мин терлекчелек өлкәсендә бозау карау буенча унбер ел эшлим, – ди Наташа Мортазина. – Бу хуҗалыкта күптән түгел генә. Биредә хезмәт хакы, эш шартлары яхшы оештырылган дип әйтә алам. Бозауларга тәлап ителгән һәр азык җитәрлек күләмдә. Иртән бозауларга су, печән, фураж бирүдән башлана. Минем карамакта 130 баш бозау бар. Үземнең эшемне яратып эшлим.

– Мин шушы авылда туып үстем. Әнием, утыз ел шушы фермада эшләп, лаеклы ялга чыкты, – ди ферма мөдире Лилия Арипова. – Инде бүгенге көндә үзем эшли башлаганга да биш ел үтеп киткән. Эшем ошый, коллектив яхшы. Технология яңартылып тора, барлык эшләр дә диярлек механикалаштырылган. Мин мәктәпне тәмамлагач, башка классташларым кебек шәһәргә киттем, тик анда тормыш башка төрле. Барыбер авылга кайтасы килде. Бирегә кайтып, шушы ук хуҗалыкта башта сигез ел ашханәдә пешекче булып эшләдем. Аннары ферма мөдире вазыйфаларына күчтем. Үземнең эшем ошый. Нәрсә әйтәсем килә, авыл җирендә яшәп, терлекчелектә эшләп тә, яхшы хезмәт хакы алып, шәһәрчә яшәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев