Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Берлек” хуҗалыгы баш агрономы Мөхәммәт Моратхуҗин: Тырыш хезмәт – уңыш нигезе

Октябрь аеның икенче якшәмбесе авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәмнәре. Шул уңайдан без Татар Томбарлысы авылының “Берлек” хуҗалыгында булып, андагы хезмәткәрләрнең эш барышы белән таныштык.

Урып-җыю тәмам булгач та, күпләребез авыл җирлегендә эш бетте, дип уйларга күнеккән. Ә чынында исә, авыл хуҗалыгының игенчелек тармагында да, терлекчелек тармагында да ел әйләнәсе эш туктап тормый. Киләсе ел уңышына нәкъ менә көздән нигез салып калдырыла.

– Иң башта уңыш җыеп алыну белән, орлыкка булган бөртеклеләрнең сыйфатын карыйбыз, – ди озак еллар агроном булып эшләүче Мөхәммәт Моратхуҗин. – Замана алга киткән саен, технологияләр дә заманчага алышына. Мин эшли башлаган 1971 нче елларда күп эшләр әле кул көче сорый иде. Соңрак мин Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында агроном – оештыручы бүлеген тәмамлап кайттым. Ул елларда яшь булсак та, авыл хуҗалыгын яратып эшли идек, башка колхозлар белән ярышып эшләргә, алдынгылыкка чыгарга тырыша идек. Шул елларда “Хезмәткә дан” район газетасында атна саен райондагы кырчылык эшләре буенча сводка ягъни мәгълүмат язылып бара иде. Безнең хуҗалык шул елларда күтәрелеп китте. Кырчылык алга китсә, мал азыгының да сыйфаты арта дигән сүз. Аңа сөтчелек һәм итчелек бәйле.

Баш агроном сүзләренчә, һәр сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе нигезендә авыл хезмәтчәннәренең тырыш хезмәте. Һәр иртә уйлап оештырылган эш белән башланып китә. Гади генә булып тоелган җирләрне эшкәртү дә зур җаваплылык сорый. Һава торышына бәйле рәвештә кирәкле сөрү тирәнлеген сайлау, аның өчен агрегатларны тиешенчә итеп көйләү һәм башкалар.

– Бүгенге көндә җир сөрүдә гектарларны иңләүче егетебез Рамил Гыймаев. Әнә ул үзе дә килеп җитә, – дип кырның икенче башында барган Нью Холланд тракторына ишарәләп күрсәтте. – Үзе килеп җиткәнче аның турында бер кызык хәл сөйлим әле дип, Мөхәммәт Моратхуҗин сүзен дәвам итте. – Без Рамилнең әтисе Сәйрин белән дә авыл хуҗалыгында озак еллар бергә эшләдек. Ул комбайнда ашлык суктырган вакытта Рамил аңа ияреп килә иде. Хәтеремдә ул кечкенә генә кап-кара малай, техниканың һәр детале белән кызыксына, машина- трактор ремонтлаган механизаторлар яныннан китми йөрер иде. Шулай безнең күз алдында үсте ул. Шулай бервакыт әтисе аны никтер үзе белән кырга алып чыкмыйм дигән. Рамил әтисеннән качып, комбайнның буш бункерына кереп утырган. Шулай итеп кырда ашлык суктыра башлаганда гына бункер эченнән килеп чыкты да, “барыбер ияреп килдем!” дип комбайнның кабинасына күчеп утырды. Шул вакытта ярый әле вакытында, ашлык бункерга тулганчы килеп чыкты. Менә шул вакытлардан бирле кырларда эшләүнең авырлыгын белсә дә, Рамил авыл җирендә калып, ата-бабаларыннан калган һөнәрне дәвам итә.

Ул арада Рамил үзе дә килеп туктады. Алар баш агроном белән бер- берсен тиздән килеп җитәчәк авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне- һөнәри бәйрәмнәре белән котлаштылар.

– Менә шулай иртә таңнан кырда, урып-җыюдан соң сөрү эшләре белән мәшгульбез, – диде ул, елмаеп исәнләшеп. – Техника яңа, көчле, рәхәтләнеп эшләргә була.

Рамил эшкә уңган, аз сөйләшүчән. Аның сүзләренчә, мәктәпне тәмамлагач та, ул сыйныфташлары кебек шәһәргә бәхет эзләп китмәгән. Бүгенге көндә дә аның фикеренчә, кулы эш белгән ир-ат авыл җирендә шәһәрнекеләрдән ким яшәми. Эш бар, эш булгач, акчасы да бар. Тик күпме хезмәт хакы алып эшлисең дигән соравым гына һавада эленеп юкка чыкты. Димәк начар түгел!

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев