Баулының мәгариф ветераны котлаулар кабул итә
Үзенең гомерен укыту, белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган ул. Сүзебез, бүген 90 яшен каршы алучы мәгариф ветераны Кайфә Мөбәрәкша кызы Сөләйманова хакында.
– Алло! Әллә Мәскәүдән үк шалтыратасың! Әй, рәхмәт яугыры, онытмаганың өчен зур рәхмәт, дускаем, – дип сөенә-сөенә котлаулар кабул итә иде Кайфә апа без килеп кергәндә.
Кайфә апа безне дә бик җылы каршы алды. Аркадан сөеп кенә, кунак бүлмәсенә алып керде. Аның белән сөйләшүе шундый җиңел, рәхәт. Әйтерсең лә, без аның белән күптәнге дуслар.
– Менә шулай, бүген иртәннән бирле котлаулар кабул итәм, – ди ул шат елмаеп. – Ишегем ябылып тормый, телефоным тынып тормый. Инде әллә ничә көн алдан котлаучылар да күп булды.
Шул сүзләрне әйтеп тә бетерә алмады, ишектә тагын кыңгырау яңгырады. Чәчәк букетлары, тәмле күчтәнәчләр, истәлекле бүләкләр тотып, шау-гөр килеп 1967 елгы чыгарылышның 10А сыйныф укучылары килеп керде. Кайфә апа аларның барысын бергә кочагына алырдай итеп кулларын як якка җәеп каршы алды. Укучылары арасында Әнвәр Солтанов, Гөлчәчәк Фәррахова, Нәсимә Каюмова һәм Фәрит Садрыев җылы котлау сүзләрен яудырдылар.
– Кайфә Мөбәрәкшевна хакында нинди матур сүзләр әйтсәк тә, аз. Безнең иң яраткан укытучыларыбызның берсе иде ул, – дип сөйләде безгә Фәрит Садрыев. – Һәрвакыт зәвыклы, белемле, матур сөйләмле, хөрмәтле булды. Без аңа рәхмәтлебез. Ел саен туган көне белән дә котлыйбыз, сыйныфташлар очрашуына да чакырабыз. Укытучыбыз өлкән яшьтә булуына карамастан, һәрвакыт ачык йөзле, шат, позитив.
Тагын ишектә кыңгырау... Фатирда телефон шалтырый...
– Кайфә Мөбәрәкшевна, юбилеегыз белән сезне, – диеп район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин килеп керде.
Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин һәм Баулы телевидениесендә карарга була.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев