Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының “Инсаният” ансамбле иҗат юлында

Моннан биш ел элек мәчет каршында борынгы мөнәҗәт һәм бәетләр укучы «Инсаният» ансамбле беренче тапкыр оешып, Бөгелмәдә уза торган дини фестивальдә катнашты. Аны баулылы Римма Яруллина җитәкләде. Шул дәвердән алып әлеге ансамбль матур чыгышлары белән халыкны сөендерә.

– Беренче елны катнашканда ук без фестивальдән өченче урын алып кайткан идек, – сөйләде Римма Яруллина. – Шуннан соң ел саен катнашабыз. Быел да әзерләндек. 15 октябрьдә Бөгелмәдә узачак “Милли моң” дип исемләнгән Бөтенроссия мөнәҗәтләр һәм бәетләр фестивалендә катнашачакбыз. Элек ул “Зәйтүнә” дип атала иде.

Римма Яруллина фикеренчә, мөнәҗәт-бәетләрне әле өйрәнәсе бар. Мөнәҗәтләр – халкыбызның борынгы җыр сәнгатенең беренче башлангычы. Бәет-мөнәҗәтләрне кешеләр күбрәк ишетсен иде.  Алар “Инсаният” ансамбле “Җомга”, “Инандым бер Аллаһка”, “Әлвидаг” кебек мөнәҗәтләрне яратып әйтә.

– Быелгы фестивальгә биш мөнәҗәттән торган попурри итеп әзерләдек, – ди ансамбль җитәкчесе. – Фестивальгә тиз генә җыенып барып булмый. Анда ел буе репетиция ясыйбыз. Борынгы мөнәҗәтләрне эзләп табып, өйрәнәбез. Һәр мөнәҗәтнең үз көе бар. Аны музыка коралларына кушылмыйча гына уку дөрес.

Шушы көннәрдә “Инсаният” ансамбле Баулыда өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган гала-концертта чыгыш ясап, ансамбльләр арасында икенче урынны алды.

Фото: Римма Яруллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев