Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының төп чыршысы ачылды

Шәһәрнең үзәк мәйданында шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасы үтте. Йөзләгән баулылы әлеге чарада катнашты.

Быел үзәк мәйдан бизәлеше беркемне дә битараф калдыра алмый. Балалар өчен уен зоналары, чыршы бизәлеше, утлар һәркемдә дә бәйрәм кәефе уята. Тантаналы ачылыш мультфильм геройлары, Кыш бабай һәм Кар Кызы катнашында булды. Өлкән кыш бабайлардан эстафета яшь Кыш бабайларга тапшырылды. Алар үз чиратында волонтерлар һәм халык белән бергә Яңа ел флешмобын оештырдылар.

Баулыларны һәм килгән кунакларны район башлыгы Рамил Гатиятуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров тәбрик иттеләр.

Эштә уңышларга ирешкән бер төркем баулыларга дәүләт бүләкләре, рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында шәһәрне яңа елга бизәү буенча бәйге җиңүчеләре дә бар иде. Мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләр, оешма ишегаллары һәм шәхси йорт тирәләрен бизәүчеләр активлык күрсәткән.

Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев