Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының авыл хуҗалыгы киләчәге – яшьләр кулында

Районның алдынгы хуҗалыкларыннан берсе “Берлек” хуҗалыгында төп эшче көчне яшьләр тәшкил итә. Бүгенге көндә яшь белгечләр бигрәк тә терлекчелек тармагында хезмәт куя.

“Берлек” хуҗалыгы фермаларының төп бинасына килеп кергәндә, яшь белгечләр үз эшләре белән мәшгуль иде. Башта без махсус лабораториядә сөт сыйфатын тикшерүче  Фәнүзә Гыймаева янында тукталдык.

– Сөтләрне тапшырыр алдыннан без аны аксымга, майлылыкка, антибиотиклар булу-булмауга тикшерәбез, – дип сөйләде лаборант. – Без һәрвакыт югары сыйфатлы сөт тапшырабыз. Эшемне яратып эшлим.

Аннары икенче бүлмәгә керәбез. Биредә Асемгөл һәм Нурфаяз Дәүләтбаевлар, Миләүшә Гыймаева, компьютер каршына басып, бик җитди эш алып баралар. Алар малларның сәламәтлеге, үрчем алу, авырлык арту буенча җаваплы.

Яшь белгечләр ни өчен авыл хуҗалыгын сайлаган? Алар канәгатьме? Нинди хыяллар белән яшиләр һәм эшлиләр? Бу хакта Баулы телевидениесенең “Яшьләр – авыл киләчәге” махсус проекты кысаларындагы тапшырудан карарга һәм “Хезмәткә дан” газетасыннан укырга мөмкин булачак.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X