Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының автоклуб үзешчәннәре онлайн концертлар бирә

Коронавируска бәйле пандемия сәбәпле кешелек тормышына күп кенә үзгәрешләр килде. Оешма-предприятиеләр генә түгел, әдәбият, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр дә гадәти булмаган эш режимына күчте.

Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче автоклуб үзешчәннәре онлайн эшләп, халык күңелен күтәрүне дә җайга салганнар. Аларның иҗатын социаль челтәрләр аша тамаша кылырга мөмкин.

Шулай да, залларга тамашачы туплап, рәхәтләнеп чыгыш ясаулар сагындыра, ди автоклуб җитәкчесе Фәнүзә Айдагулова.

– Без бит халык арасында чыгыш ясарга өйрәнгән, – дип сөйләде ул. – Басу-кырларда эшчеләргә, җәйге савым лагерьләрендә савымчыларга, ындыр табакларында, төрле бәйрәм чараларында нәкъ менә халык алдына басып чыгыш ясагандагы кичерешлщрне бернинди хис белән дә алыштырып булмый. Ни хәл итәсең бит, быел шулай, онлайн гына эшләргә туры килә. Минемчә, иҗат кешесе ничек тә җайлаша, үзенең тамашачысын югалтмый. Менә без дә шулай эшләүгә күчтек. Бик күп лайклар, комментарийлар җыябыз, социаль челтәрләр аша тамашачыларыбыз белән аралашабыз. Бер яклап, күзгә-күз карап эшләмәгәнгәме – күңелсезрәк кебек, ә икенче яклап карасаң, безне хәзер чит төбәкләрдә яшәүче якташларыбыз, милләттәшләребез дә карый, тыңлый. Күбрәк җылы сүзләр читтә яшәүчеләрдән ишетәбез.

Фәнүзә Айдагулованың мәдәният өлкәсендә илле еллык бай эш стажы бар. Озак еллар бергә эшләгән үзешчән артистлар чыгышын ул социаль челтәрләр аша  халыкка ишеттерә. Аларның чыгышларын гына түгел, ә тулы иҗат юлын да бәян итә. Мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр турында бай мәгълүмат ТАССРның 100 еллыгы, районның 90 еллыгы билгеләп үтелгән елда халыкыбыз күңелендә яңара, тарих битләренә кереп кала.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Фото: Ф.Айдагулова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев