Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының ачык бассейнына керү юлында барлык профилактик чаралар күрелә

16 июль көнне Баулының ачык бассейнында су коену рөхсәт ителде. Шәһәрлеләрнең һәм килгән кунакларның яраткан ял урыны, дүшәмбе көн булуга карамастан, халык белән тулы иде.

Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, ял итәргә килүче кешеләрне шәһәрнең ачык бассейнына керү юлында да махсус медицина посты аша үткәрәләр. Барлык килүчеләрнең тән температурасы үлчәнә, куллары махсус антисептик сыекча белән эшкәртелә. Үзәк хастаханә вәкиле Регина Нигъмәтуллина сүзләренчә, авыру билгеләре булган, яисә югары тән температурасы булган кешеләр кире борыла.

– Биредә сменалап кичке сигезгә кадәр эшлибез. Мин иртәнге сигездән бирле эшлим, – ди Регина Нигъмәтуллина. – Ял көннәрендә кеше аеруча күп була. Менә бүген дүшәмбе көн булуга карамастан, иртән-иртүк ачык бассейнга килүчеләр байтак. Көн эссе. Халык бассейн ачылуны түземсезлек белән көнеп алды бит.

– Мин Баулыга Мәскәү шәһәреннән килдем, – дип сөйләде Евгения Гульшина. – Профилактик чаралар яхшы оештырылган дип саныйм. Тик авыру таралу һәм таралмау һәр кешенең үз җаваплылыгында булырга тиеш дип саныйм. Авыру билгеләре бар икән, чыкмаска, кеше арасында йөрмәскә тырышырга кирәк! Температура үлчәүгә килгәндә, ул бер булырга, бер булмаска мөмкин бит.

– Тикшерсеннәр. Барысы да халык сәламәтлеге өчен эшләнә дип уйлыйм, – диде Илдар Гәрәев.– Тик нигәдер йөзү мәйданын тарайтканнар, тасма белән бүлеп куйганнар никтер. Минемчә, киресенчә, мәйданның зурлыгын калдырырга кирәк иде. Ә болай, барысы да яхшы.

– Без бассейнга кергәндә дә, барыбызның да температурасын үлчәделәр, – ди Роман Иванов. – Ярый әле су коену сезоны ябылганчы бассейн ачылды. Без туганнар белән дә, сыйныфташларым белән дә киләбез. Безгә бассейн тирәсендәге ял бик ошый.

Чынлап та, бүген атнаның беренче көне – дүшәмбе булуга карамастан, бассейн тирәсендә ял итүче халык күп. Күрәсең, су коенуны шәһәрлеләр бик сагынган.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев