Баулылы Фатыма Насыйрова: “90 га ГТО значогы белән”
Баулы өлкәннәре уңган, актив, өлгер һәм җитезлектә дә сынатмый. Бу көннәрдә өченче буын университетына йөрүче 85, 87 һәм 90 яшьлек пенсионерлар ГТО нормативларын төгәл үтәп, күп кенә яшьләргә үрнәк күрсәтте.
Баулының спорт заллары өлкән яшьтәгеләр өчен дә һәрвакыт ачык. Атнаның чәршәмбе һәм җомга көннәре биредә гимнастика белән шөгыльләнә алар.
– Безнең факультетларыбыз күп. Менә шуларның берсе сәламәтлек группасы. Апалар зур теләк белән гимнастикага йөриләр. Абыйлар да була, – ди “Россия пенсионерлар берлеге” җәмгыятенең Баулы бүлекчәсе рәисе Фәнилә Гыймранова. – Кайчагында без 40-50 кешегә дә җыелабыз. Арада ГТО тапшыручылар да бар. Быел әйбәт итеп өч өлкән яшьтәге апабыз ГТО нормативларын бирделәр.
Һәр күнегүне тырышлык белән җиренә җиткереп ясый ул. Гәүдәсенең сыгылмалы һәм чыныккан булуы – күпъеллык тырышлык нәтиҗәсе. Тиздән туксан яшен тутыручы Фатыйма Насыйрова сүзләренчә, спортсыз булмый. Пенсионер ГТО нормативларын да тиз үтәгән.
– Миңа дүрт айдан 90 яшь тула, – ди берничә көн элек кенә ГТО нормативларын тапшырган Фатыйма апа Насыйрова. – Миңа монда йөрү бик ошый. Спорт яхшы, монда йөрүчеләр дус. Сөйләшәбез, аралашабыз. ГТОны авырлыкларсыз гына үтәп чыктым.
Пенсионерлар арасында баулылы Асия Вәлиева да бар. Ул спортның һәр төре белән дус. 87 яшен тутыру – ГТО нормативларын үтәүгә киртә булмаган.
– Без ирем белән 17 ел спорт белән шөгыльләнәбез. Гимнастика безгә бик ошый. Үзебезнең сәламәтлекне саклыйбыз. Кәефләр күтәрелеп китә. Бергә йөргәч, энергия дә алабыз, – дип сөйләде Асия апа. – ГТО биргәндә минем өчен отжимание генә кыен булды. Яшь түгел бит инде. Бабай белән икебезгә дә 87 яшь хәзер. Бик яратып гимнастикага йөрибез, аннан теннис белән шөгыльләнәбез, бассейнга йөрибез, төштән соң скандинав йөрешенә чыгабыз. Шундый ошый. Без үзебезнең сәламәтлекне ныгытканыбызны аңлыйбыз.
Спорт түгәрәкләренә һәр өлкән яшьтәге пенсионерлар теләп киләләр. Спорт аларны яшәтә һәм яшәртә, ди алар. Ә ГТО нормативларын үтәү алар өчен аеруча җаваплы һәм кызык булган.
– Мин әле быел гына килеп кушылдым. Әмма мин пенсиягә чыкканнан бирле актив тормыш алып барырга тырышам, – ди Миннесәрия Йосыпова. – Көненә өч километр җәяү йөрим, хәзер монда йөрим. Монда бергә аралашабыз да, бик күңелле. Әле бирешмибез. Яңа гына ГТО бирдек. Нәтиҗәләребез дә начар түгел.
Шулай итеп, баулының өлкән спортчылары шушы көннәрдә үзләренең ГТО тапшыру турында значокларын көтәләр.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев