Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар язны каршы алды

Баулылар шәһәрнең үзәк мәйданында язны каршылады. Нәүрүз бәйрәме олысын да кечесен дә күңел ачарга чакырды. Сәхнәдә Кызылъяр авылының “Нәүрүз” фольклор ансамбле һәм үзешчән артистлар чыгыш ясады.

Нәүрүз фарсы теленнән “яңа көн” дип тәрҗемә ителә. Ул көн белән төн тигезләшкән вакытта үткәрелә. Дәртле биюләр, моңлы җырлар һәм уеннар әлеге көнгә чын бәйрәм рухы өсти. Мәйданга җыелган халык та рәхәтләнеп бәйрәм концерты, театрлаштырылган тамаша карады.

Нәүрүз бәйрәменең бер өлеше  –  “карга боткасы” белән сыйлану. Бәйрәм барышында һәр баулылыга аны татып карау мөмкинлеге булды.

Язны каршылау бәйрәме һәр төбәктә, һәр районда төрлечә үтә. Матур традициягә тугры калып, “Татмедиа” җәмгыяте “Баулы-информ” филиалында быел  да карга боткасы пешерделәр. Иртән эшкә килгәндә үк редакциядә эшләүче кызлар-егетләр бәйрәм боткасын пешерергә әзерләнде.

– Мин егерме елдан артык редакциядә эшлим, ел саен “карга боткасы” пешермичә калганыбыз юк, – ди бүлек мөхәррире Кадрия Гыймазова. – Карга боткасы пешә, димәк яз килә.

– Бик матур традиция, бездә уртак көчләр белән пешкән яз – карга боткасы елдан-ел тәмлерәк була бара кебек, – ди Баулы телевидениесе дикторы Айгөл Хөсәенова. – Мәктәптә укыган вакытта да ел саен карга боткасын елга ярына барып пешерә идек, аны әле каргаларга да бүлеп бирә идек. Тик мондый тәмле булмый иде.

Карга боткасы әзер, димәк, яз, рәхим ит!

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Видео: Сәгыйть Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев