Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар “Халкым бизәге” дип исемләнгәнгән чарага җыелды

Бүген Баулының “Ватан» клубында «Халкым бизәге» дип исемләнгән мастер-класс оештырылды. Чара гореф-гадәтләрне, йолаларны искә төшереп, Гаилә елына багышланды.

“Халкым бизәге” дип исемләнгән мастер-классны мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Умырзая” ансамбле җитәкчесе, озак еллар автоклуб мөдире булып халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүче Фәнүзә Айдагулова алып барды. Чара барышында туган як музееның фәнни хезмәткәре Кадрия Гыймазова чигү үрнәкләре хакында да сөйләде, баянчы Зәйтүн Муллаянов тальян, гармун турында сөйләп үзенең моңнарын бүләк итте.


– Миңа алты яшь иде, әтием гармун алып бирде. Әй, сөенгәннәрем! Шул гармунда уйнарга өйрәнергә тырышуларым, – дип кызык итеп сөйләде Зәйтүн Муллаянов. – Гармун алганнан соң, ике көн мәктәпкә дә бармадым әле мин. Радиодан гел халык җырларын йотлыгып тыңлый идем. Шулай итеп, тиз генә үзлектән уйнарга өйрәнеп тә куйдым.
Тамашачылар белән оештырылган борынгы халык уеннары һәр кеше күңеленә хуш килде. Ветеран укытучы Әнисә Галееваны тамашачы кат-кат сорап җырлатты. “Умырзая” ансамбле, Ленар Солтанов чыгышлары чараны күңелле нотада тәмам итте.


Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев