Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар татарча китапларны аз укый

Дөньякүләм “Әдәби марафон” онлайн-проекты ел саен татарлар яшәгән төбәкләргә үтеп керә. 2017 нче елның сентябрь аеннан башланган проект татар телен саклау, татарча китаплар уку буенча кызыксыну уяту максатын күздә тота.

Татар телендә үткәрелүче проект быел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында аеруча актуаль булып кала. “Әдәби марафон” проектында катнашучылар 21 көн дәвамында татар телендә чыккан китап-журналлар укырга һәм аларның иң кызык дип тапкан өлешләрен социаль челтәрләрдә урнаштырырга тиеш.

– Мин шәхсән үзем “Әдәби марафон”га алтынчы тапкыр үткәрелгән вакытта гына кушылдым, – дип сөйләде безгә баулылы Римма Яруллина. – Бүгенге көндә мин 14 нче тапкыр катнаштым. Башта бик күңел бирмичә генә теркәлү узган идем. Аннан бик кызыксынып киттем. Баулыдан беренче тапкыр катнашканда без ике генә кеше идек. Аның берсе – мин, икенчесе Исергәп авылында яшәүче, бик иҗади, сәләтле ханым Сәлия Мәҗитова булды. Без катнашкан марафонның нәтиҗә ясау өлеше бик тантаналы рәвештә Лаеш районында узган иде. Ә 8-9 нчы марафоннар үткән вакытта Баулы районыннан без инде утызлап кеше җыелдык. Шулай да мин моны аз дип уйлыйм. Чөнки башка районнардан нәтиҗә ясау тантанасында 200-250 кеше сәхнәгә чыга. Мин ул районнарга көнләшеп карыйм. Үзем катнаша башлаганнан бирле, районда яшәгән һәр татар телле кешене бу чарада катнашырга өндим, әлеге проект хакында сөйлим. Татар телебез югалмасын иде, үзебезнең телебездә укучылар күп булсын, киләчәктә дә татар телле китап язучылар булсын иде дип телим.

“Әдәби марафон”да катнашкан иң өлкән кеше кем, иң яшь катнашучы фикерләре, ни өчен татар телендә китап укучылар саны күп түгел? Бу хакта тулырак Баулы телевидениесендә карарга мөмкин булачак.

Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев