Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар шигърият бәйрәменә җыелды

Бүген 26 апрель – халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Бу көнне баулылар шигърият тантанасы буларак билгеләп үтә. Быел да Фәнис Яруллин һәйкәле янына әдәбият сөючеләр җыелды.

Әдәби чараны алып баручы Йолдыз Шакирова Тукай теле – туган телебез, аның аһәңлеге, якташ язучыларыбыз хакында сөйләде.

Чарага район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин да чакырылган иде.

“Хөрмәтле милләттәшләр, райондашлар, укучылар, – дип башлады үзенең сәламләү һәм котлау сүзләрен Ринат Хәмидуллин. – Бүген Казанда, Мәскәүдә нәкъ шундый ук эчтәлектәге чаралар Габдулла Тукай һәйкәле янында үтә. Ә Баулыдагы шигырь бәйрәмнәрен Фәнис Яруллин һәйкәле янында үткәрү бик матур традициягә әверелде”.

Килгән кунакларны Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Зыярова һәм   конгресс каршындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының җирле бүлекчәсе рәисе Римма Яруллина да тәбрикләде.

“Шигырь бәйрәмен һәйкәл янында оештыруны, беренчеләрдән булып, моннан биш ел элек “Хезмәткә дан”газетасы редакциясе Баулы телевидениесе белән берлектә башлап җибәргән иде, – дип сөйләде Фәридә Зыярова. – Әлеге чараны күләмлерәк итеп үткәрүне хуплап, башкалар да кушылды. Бүгенге көндә биредә төрле яшьтәге баулыларның җыелуы сөенечле хәл”.

Районның хөрмәтле кешесе Мохтар Афзалов та ел саен әлеге чарага тугъры кала. Ул әдәбият сөючеләргә котлауларын җиткерә һәм Фәнис Яруллин шигырьләрен укый.

Өченче мәктәп укучылары һәм шигырь сөюче баулылар Габдулла Тукай, Фәнис Яруллин һәм башка якташ язучыларның шигырьләрен укыдылар.

Чара “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев