Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар Сабантуйга бүләк җыйды

Милли бәйрәм Сабантуйга әзерлек эшләре алдан башлана. Әзерләнүнең иң күңелле өлеше – ул бәйрәм үткәрү өчен яулык һәм бүләкләр җыю. Әлеге борынгыдан килгән матур гадәт, үзе бер зур бәйрәм чарасын хәтерләтә.

Авылларда гына түгел, ел саен Баулы шәһәрендә дә Сабан туен үткәрү өчен бүләк җыю чарасы оештырыла. Ул мәдәният йорты каршында эшләп килүче Фәнүзә Айдагулова җитәкчелегендәге автоклуб үзешчән артистлары ярдәмендә тормышка ашырыла. Әлеге күркәм йола гармун-баян, күңелле уеннар, дәртле җырлар белән урам әйләнүдән башлана. Бүләк җыючыларны бәйрәм алдыннан халык көтеп ала.

– Ел саен безнең урамда зур, матур бәйрәм ясап китәләр, – дип сөйләде Восточный урамында яшәүче Рамил Фәхретдинов. – Без бүләкләрне алдан ук әзерләп куябыз. Бик күңелле. Безнең урамда бит барысы да киң күңелле, кем йомырка, кем тастымал, кем ашъяулык чыгара. Ул гына да түгел, артистларга кушылып рәхәтләнеп биюләре генә дә үзе ни тора бит! Оештыручы кызлар-егетләргә рәхмәт. Безнең балачак вакытлары искә төшә. Үзем дә кечкенәдән гармунда уйныйм, мәктәптә укыганда, егет чагымда бик күп тапкырлар яулык җыюда катнаштым. Күңелле, матур һәм халкыбызның иң матур йолаларының берсе ул.

– Без ел саен Сабантуй бәйрәме алдыннан бүләкләр җыярга чыгабыз, – ди чараны оештыручы автоклуб мөдире Фәнүзә Айдагулова. – Халык безне көтеп ала. Урам башында гармун-баян тавышы ишетүгә үк йөгереп чыгалар. Бигрәк тә бала-чагалар өчен кызык. Алар безнең гадәтләрне күреп-белеп үссеннәр. Әби-бабайлар да безне каршы алып, матур теләкләр тели-тели озатып калалар. Күбесе үзләренең яшьлекләрен искә төшерә, рәхмәтләр укыйлар. Бик күңелле, бик матур. Быел тагын урамнарны шаулатып уздык. Кайбер хуҗалар хәтта без килеп җиткәнче табыннар әзерләп, сый-хөрмәт белән дә көтеп торалар.

Быел Баулыда Сабан туе 11 июнь көнне булачак.

Фото: Нәфис Сәйфуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев