Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар Сабантуй бәйрәменә әзерләнә

Милли бәйрәм – Сабантуйга да санаулы гына көннәр калды. Ел буе көтеп алган бәйрәмне оештыру эшләре инде күптән башланды. Бүгенге көндә Сабантуй узачак мәйдан һәм аның территориясен җыештыру, буяу эшләре башкарыла.

Сабантуй мәйданы район халкын һәм кунакларны һәр елдагыча яңарып каршы алырга әзерләнә. Мәйдан уртасындагы утыргычлар, төп трибуна сәхнәсе һәм уеннар оештырыла торган төрле мәйданчыклардагы корылмалар яңартылып, буяу эшләре белән беррәттән чүп-чар, зур булып үскән яки корыган агач ботаклары да кисеп тәртипкә китерелә. Шулай ук талпаннарга каршы махсус эшкәртү дә үткәрелә.

– Без һәр елдагыча халыкка бәйрәм кәефе бүләк итәр өчен, чиста булсын өчен кулдан килгәнчә тырышабыз, – ди шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе мастеры Зөлфия Абдуллина. – Быел буяу, агарту эшләрен алданрак башкарабыз. Чөнки бәйрәм вакытына буяу кипмәскә мөмкин. Тик район халкы һәм бәйрәм кунаклары безнең эшне дә хөрмәт итсеннәр иде. Без җыештырабыз, чиста да күңелле дә булып кала. Тик берничә көннән биредә тагын шундый ук чүп-чар барлыкка килә. Барыбыз да чисталыкны саклыйк, чиста – пөхтә җирдә үзебезгә дә рәхәт бит.

Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсендә өч елдан артык эшләүче Римма Евстигнеева да шул фикердә.

– Чиста-пөхтәлекне барыбыз да ярата, – ди ул. – Без бит халык өчен тырышабыз. Бүген менә буяу эшләрен башкарабыз. Эш җитәрлек. Бәйрәм көннәренә мәйданны матурлап өлгерергә кирәк.

Район башкарма комитеты аппаратының эшләр белән идарә итүчесе Хәким Мөгыйнов сүзләренчә, мәйданны җыештыру буенча өмәләр һәм тәртипкә китерү эшләре әле дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Баулыда Сабантуй бәйрәме 11 июнь көнне булачак.

Фото: Х.Мөгыйнов, И.Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев