Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар район газетасының быелгы беренче санын алды

12 гыйнвар көнне рус һәм татар телләрендә чыга торган “Хезмәткә дан”, “Слава труду” район газеталарының быелгы беренче саны укучыларына барып җитте. Өйгә газета килү – ул кечкенә генә бәйрәм төсен ала.

–Узган ел район газетасына альтернатив язылган идем. Ел дәвамында редакциядән газетаны үзем барып алдым. Ә быел газетаны өй адресына яздырдым һәм ялгышмаганмын. Беләсезме? Почтадан беренче килгән газетаны алып керү – үзе бер бәйрәм кебек булды, – дип үз фикерен әйтте Баулыда яшәүче Йолдыз Шакирова. – Өй адресына яздыруыма сөенеп куйдым. Ул яңа килгән газетаның исләре...Балачак искә төште. Элек почта ящигыннан күп итеп газета-журналлар алып керә идек. Ярыша-ярыша укый идек. Әле дә газетаны алып кергәч, шундый тәмле газета исе таралды өйгә.

–Быел газета минем эш урыныма килә. Башка елларда өйгә алдыра идем, – ди Римма Яруллина. – Авылда әнинең өенә килә, аны сеңлем яздырды.  Әниебез газетаның беренче санын шулай ук сөенеп көтеп алды.

–Мин дә гәҗит исен яратам. Бәләкәй чакта почтальон килү – бәйрәм кебек иде. Газета- журналлар укырга чират тора идек өйдә, – ди Кызылъяр авылында яшәүче Ләйсән Сәетгәрәева. – Газета килү белән иң беренче әни кычкырып укый. Аны тыңлап торсак та, яңадан барыбер газетаны кулга алып укымыйча күңел булмый иде. Әти, әни, әби һәм без- дүрт бала барыбыз да газетаны укый идек. Әбине сагынып искә алам. Ул, газетаның соңгы битен карагыз әле, үлем-китем юкмы, дип шул битен укыта иде.

–Район газетасына мин үзем язылдым. Соңрак әниемне акция аша яздырдым, – дип сөйләде Татар Томбарлысы авылында яшәүче Айгөл Нәүрүзбаева. – Әнинең хәлен белергә кергән саен миңа рәхмәт әйтә. Район газетасын яратып укый.

–Газетаның беренче санын быел да көтеп алдым, – ди Хөнсевәр авылында яшәүче пенсионер Алия Газымова. – Рәхәтләнеп укып чыктым, сканворд чиштем, башны эшләттем әзрәк. Анысы да безнең өчен файдалы.

–Газетаны балалар укысын өчен яздырдым. Чынлап та, өйгә газета алып кергәч, балалар кызыксынып китте. Соңгы елларда телефонга, телевизорга гына ияләшеп беткәнбез икән, – ди Исергәп авылында яшәүче Газинур Латыпов. – Газетаны кулга алып уку – башка төрле инде. Рәхәт булып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев