Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар нәтиҗә ясый

Бүген үзәк китапханәдә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Баулы районындагы бүлекчәсе 2019 елгы эшләренә хисап ясады. Чарага җитәкчеләр, авыл җирлекләренең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмалары вәкилләре, татар теле укытучылары килгән иде.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Баулы районындагы бүлекчәсенең ел нәтиҗәләренә багышланган чараны озак еллар бүлекчәне җитәкләгән Рәзинә Шараева башлап җибәрде. Чыгышының кереш өлешендә үк район күләмендә үткәрелгән барлык чаралар җирле оешманың эш планы нигезендә, ТАССРның 100 еллыгы, Баулы районына 90 ел тулуга әзерлек кысаларында үткәрелгәнлеген ассызыклады. Барлык чаралар да мәгариф, мәдәният йортлары, яшьләр, спорт учреждениеләре, дини оешмалар, “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы ярдәме белән тормышка ашырылган.

Ел дәвамында актив, матур эшләр күрсәткән, халык белән эшләгән, үсеп килүче яшь буынга милләтебезнең, халкыбызның гореф-гадәтләрен алга сөргән “Ак калфак”лыларга район мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Моратова рәхмәт хатлары тапшырды.

Нәтиҗәләр ясау белән беррәттән, яңа 2020 нче елга бурычлар да билгеләнде. Киләсе елга эшләнәчәк эшләр, яңа планнары белән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Баулы районы бүлекчәсенең күптән түгел генә сайлап куелган яшь рәисе Фәридә Зыярова таныштырды.

Алда нинди бурычлар тора,баулыларны нинди кызыклы чаралар көтә, Баулы “Ак калфаклары” ничек итеп Америка президенты Дональд Трампка сәлам җиткергән, бу хакта “Хезмәткә дан” газетасында укырга мөмкин булачак.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев