Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар корылтайда катнаша

Бүген Казан шәһәрендә Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең корылтае уза. Әлеге корылтайда Баулы районыннан да 14 кешелек делегат катнаша.

“Корылтайда барлыгы 1500 ләп кеше катнаша. Безнең районнан ундүрт кеше – бу район авыл җирлекләре имам-хатыйплары.

Шунысы сөенечле, бүгенге чарада район башлыгы Рамил Гатиятуллин да катнаша, – дип урыннан ук телефон аша безгә районның имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов хәбәр итте. – Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте корылтаенда республика мөфтие итеп янә Камил Сәмигуллин сайланды. Татарстанның баш казые итеп янә Җәлил хәзрәт Фазлыев сайланды. Тавыш бирү юлы белән мөфтинең беренче урынбасары итеп Илфар Хәсәнов сайланды”.

Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев