Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар Фәнис Яруллинны искә алды

Бүген, якташ язучыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның вафат булуына ун ел тулган көнне, аңа һәм тормыш иптәше Нурсөя ханымга куелган һәйкәл янында язучыны хөрмәтләп искә алдылар. Баулы үзәк китапханәсе оештырган чарага мәктәп укучылары, музей хезмәткәрләре һәм Фәнис Яруллин иҗатын сөючеләр килде.

Фәнис Яруллин һәйкәле янына җыелган кешеләр якташыбызның тормыш юлын, иҗатын кабат искә төшерделәр, аның белән бәйле истәлекләрен барладылар.

“Тормышның төбенә карап, тиешле, дөрес сүзләрен таба белгән әдип ул, – дип башлады чыгышын Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлеге җитәкчесе Фәридә Зыярова. – Фәнис абый кебекләр сирәк туа. Бездән соң килгән буын, балалар да аның иҗатын белеп үссеннәр иде. Бүгенге көндә шул юнәлештә аның туган авылы Кызылъярда музей-йорты эшләп килә. Фәнис Яруллин исеме белән урамнар аталды. Аның исемен йөртүче мәктәп бар,  күптән түгел генә Казанда ул яшәгән йорт диварына хәтер тактасы куелды. Ул бик тантаналы төстә үтте. Фәнис абыйга безнең болай җыелуыбыз, бәлки, кирәкмидер дә, ул безгә кирәк”.

Чара барышында өченче мәктәп укучылары, китапханәчеләр һәм әдипнең иҗатын сөючеләр аның шигырьләрен укыдылар.

Фото:үзәк  китапханә

Тавые ите: http://Тавык ите Тулырак: http://bavly-tat.ru/news/kel-dftre/tavyk-ite

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев