Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар фәнни хезмәткәрләр белән очраша, тарихны барлый

Бу атнада Баулы районы авыллары буйлап Татарстан республикасы фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты вәкилләре, фәнни хезмәткәрләр эзләнү- тикшеренү эшләре алып бара. Алар Татар Томбарлысы, Исергәп авылларында булдылар. Экспедиция бүген Кызылъяр авылында.

Экспедиция вәкилләре белән очрашуга авылларда гомер итүче тарихны яхшы белгән, актив тормыш алып баручы өлкән яшьтәге абый-апалар килә. Кызылъяр авылына сәяхәт мәдәният йортында очрашудан башланды. Анда кунакларны эчтәлеге ягыннан бай күргәзмә белән каршы алдылар.

– Мондый очрашулар бик кирәк. Ничек инде тарихны язып калдырмаска! Бездән соң килүче буынга зур бүләк бу, – дип үз хисләре белән уртаклашты гомере буе тальян, гармуннарда уйнаган Фәнис Галиуллин. – Мин үзем ундүрт-унбиш яшьләрдә гармунда уйный башладым. Шуннан бирле кулымнан төшмәде. Беренче гармунымны авылдаш бер бабайдан сатып алган идем. Аны алыр өчен җәй буе кирпеч сукканым хәтердә. Гармунлы булу теләге көчле иде. Аннары колхозга эшкә кердем, яңаны сатып алдым. Үз гомеремә егерме гармун туздырдым. Элек бит мәҗлесләрдә гармун уйнау, кич утырулар, армиягә озатулар, су буларын әйләнү, кичке уеннар...саный китсәң, бик күп күңел ачу чаралары бар иде. Кичке уеннар гына ни тора! Алар онытылырлык түгел. Яшьләргә ул хакта сөйләп, язып калдыру – бик күркәм гамәл булачак.

Ун балалы гаиләдә туып-үскән Ләвия апа Шәйхетдинова да Татарстан республикасы фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Алинә Хөсәинова белән озак итеп сөйләште. Ләвия апа үзенең балачагы, яшүсмер вакытларындагы уеннар, татар халкына гына хас булган гореф-гадәт, йолалар хакында сөйләде.

Әлеге экспедициянең максаты, фәнни хезмәткәрләрнең фикерләре, Баулы ягына гына хас булган гореф-гадәтләре, йолалары хакында тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев