Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар этнографик диктантта катнаша

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, 3 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр, офлайн һәм онлайн форматта “Зур этнографик диктант-2021” халыкара акциясе үткәрелә. Бу чарада баулылар да катнаша.

Акция алтынчы тапкыр “Халыклар күп – ил берәү!” дигән исем белән үтә. Диктантның биремнәре тест рәвешендә һәм 30 сораудан тора. Язар өчен 45 минут вакыт бирелә. Диктантта теләге булган һәркем катнаша ала. Этнографик диктант язу өчен районда берничә мәйданчык эшли. Аның берсе – дүртенче гимназия базасында.

“Бу диктантны мин икенче тапкыр язам. Әлбәттә, мәгълүмат күп, – ди башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Гыйләҗева. – Уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итә торган сораулар бар. Танып-белүне арттыру өчен файдалы. Бирелгән сорауларга ярты сәгать эчендә җавап бирдем. Саннар һәм даталарны үз эченә алган сораулар бераз кыенлык тудыра. Бигрәк тә милләтләр, халык саны турында төгәл белергә кирәк”.

“Мин әлеге тестны 20 минутта эшләдем. Минем өчен авырлык тудырган сорау булмады, – ди география һәм биология укытучысы Йолдыз Рамазанова. – Халык саны,  милләт, гореф-гадәт һәм йолалар белән бәйле сораулар күп. Мин икенче тапкыр катнашам. Мондый диктант кирәк дип уйлыйм. Без һәрберебез үзебез яшәгән төбәк, ил турында белергә, аның халкы һәм йолалары белән таныш булырга тиешбез”.

ФОТО: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев