Баулылар Арча районы бәйгесеннән җиңү белән кайтты
Арчада «Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз» дип исемләнгән республикакүләм бәйге узды. Анда Баулы районы үзешчән артистлары да катнашты.
– Әгәр дә башыннан ук сөйли башласам, болай булды, – дип аңлатып китте Баулы районы “Ак калфак” татар хатын-кызларының җирле бүлекчәсе рәисе Римма Яруллина. – Ике ай элек Арча районы мәдәният йорты «Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз» дип исемләнгән республикакүләм мөнәҗәтләр бәйгесе игълан итте. Безнең районнан бу бәйгегә мин үземнең һәм Ленар Солтановның мөнәҗәт башкарган видеоязмаларын җибәрдек. 31 май көнне Арча мәдәният йорты сәхнәсендә бу бәйгегә йомгак ясалып, җиңүчеләр билгеле булды. Районыбызның яшь һәм иң талантлы җырчыларыннан берсе Ленар Солтанов «Ялгыз агач» мөнәҗәтен башкарып икенче урынга лаек булды. Ленарга киләчәктә дә уңышлар телим. Мөнәҗәтне бөтен кеше дә алай оста итеп башкара алмый. Мөнәҗәт әйтүнең үзенчәлекләре күп, аларның һәр нечкәлеген өйрәнсәң генә, борынгыча итеп, кеше күңеленә керердәй итеп әйтеп була. Ә моңа осталык, сәләт кирәк.
Римма Яруллина сүзләренчә, бу көнне ул чакыру алса да, үзе Арча районында узган бәйгегә бара алмаган.
– Минем мөнәҗәтем дә жюри күңеленә хуш килгән, – дип үз хисләре белән уртаклашты ул. – Гала-концертта бүләкләүгә чакыру алдым, ләкин башка төбәкара чарага чакырылуым сәбәпле, катнаша алмадым. Ике чара бер көнгә туры килде. Ә миңа дигән катнашучы дипломы кайтты!
Фото: Римма Яруллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев