Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда “Яшел ут” янды

Балаларның юлларда имгәнүен булдырмау максатыннан, безнең районда күп кенә чаралар үткәрелә. Мәсәлән, шушы көннәрдә ел саен оештырыла торган “Яшел ут” конкурсы узды. Анда шәһәр мәктәпләренең алтынчы сыйныф укучылары катнашты.

Конкурсны укучылар йорты ЮХИДИ бүлекчәсе һәм юл хәрәкәте иминлеге профилактикасы бүлекчәсе белән берлектә оештыра.

– Безнең максат – балаларда юл-транспорт мохитендә үзләрен имин тоту күнекмәләре булдыру һәм аларны үстерү, – дип сөйләде безгә ЮХИДИ бүлекчәсенең дәүләт инспекторы Григорий Чернов. – Без үз алдыбызга балаларга җәяүле һәм транспорт чарасы пассажиры сыйфатында юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре турында белем бирү бурычын куйдык.

– Мин велосипедта йөрергә яратам, бигрәк тә җәй көне, – дип сөйләде безгә 4нче гимназия укучысы Руслан Зарипов. – Әлеге бәйгедә катнашып, белемнәребезне ныгытабыз, осталыгыбызны күрсәтәбез.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча, беренче урынга 4нче гимназия командасы лаек булды. Икенче урында – 3нче мәктәп укучылары, өченчедә – 6нчы мәктәп командасы. Барлык катнашучыларга да яктылык чагылдыручы элементлар тапшырылды. Ә җиңүче командалар кубокларга, волейбол тупларына һәм дипломнарга ия булдылар.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев