Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда яшәүче тыл ветераны котлаулар кабул итте

Исергәп авылында туып-үскән тыл һәм хезмәт ветераны Миннесаимә Гәрәеваны 90 яше белән балалары һәм район җитәкчеләре тәбрик иттеләр.

Без килеп кергәндә Миннесаимә апа оныкчыгы белән уйнап утыра иде. Кечкенә оныгы аңа уенчыкларын күрсәтә, барып кочагына сыена, үзләренчә мәш киләләр.

– Балакайларым, исән-сау булсыннар инде берүк. Кайгылар күрсәтмәсеннщр, – дип изге теләкләрен тели- тели ул оныгының башыннан җыерчыклы куллары белән йомшак кына сыйпап үтте.

Миннесаимә апа гомере буе колхозда төрле эшләр башкарган. Ветеран эшләп, лаеклы ялга чыккан Покров-Урыстамак авыл җирлеге башлыгы Федор Черновның да юбилярны өенә килеп тәбрик итүе, Миннесаимә апа күңелендә шул чорлар истәлеген яңартты.  

– Кечкенәдән үк колхозда эшләп үстек без, – дип сөйләде ветеран. – Чүп утаулары үзәккә үтә иде. Көч җитәме- юкмы, бөтен эшне эшләтәләр иде. Күз алдыгызга китерегез, авыл җирендә күпме эш... Мин шулар арасында ике генә эшне – дуңгыз һәм ат карауда катнашмадым. Калганы барысы да безгә эләкте. Ашау, кием җитмәде. Ягарга утын да бик юк иде. Сыер җигеп әрәмәдән утын ташыдык. Авыр еллар. Бер кешегә дә андый чорларны үтәргә язмасын.

Миннесаимә апа сөйләве буенча, үсеп буйга җиткәч, аны димләп кияүгә биргәннәр.

– Танышып тору да булмады. Булачак ирем белән беренче күрештек тә, атка утыртып үзләренә – Шарайга алып та киттеләр. Шул минем тормышка чыгу булды, – ди ветеран. – Ирем яхшы кеше булды. Начар яшәмәдек. Бер ул үстердек.

Бүгенге көндә Миннесаимә апа оныклары бәхетенә сөенеп гомер итә.

– Без кечкенәдән үк каникулларда әби янында үстек, – ди оныгы Айнур Гәрәев. – Әби ул дус та була белде. Бик уңган, зирәк кеше. Бергәләп урманга җиләккә бара идек. Ул безне мунча пиннеге ясарга, дару үләннәре дә җыя белергә өйрәтеп үстерде. Әбинең тәмле итеп пешергән кыстыбый, тәбикмәк- коймаклары, бәлешләрен әле дә сагынабыз. Әле бераз картаебрак китте. Шулай да әбиебезне яратабыз. Әле тагын озак еллар безне, безнең балаларны сөендереп яшәсен иде.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X