Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда яңа уен мәйданчыклары куела

Шәһәрнең күп фатирлы йорт ишегалларының барысында да балалар өчен уен яки спорт мәданчыклары бар. Район буенча – 87. Соңгы елларда байтак кына яңа мәйданчыклар куелды. Шулай ук искеләре яңартылды яки өстәмә яңа уен элементлары белән тулыландырылды.

– Быел районда барлыгы 11 яңа мәйданчык куелачак. Ә “Татнефть” акционерлык җәмгыяте ярдәме белән сигез яңа уен мәйданчыгы урнаштырылачак, – диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шәрипов.– Аларның дүртесе – Мортаза, Алексеевка, Покров-Урыстамак һәм Татар Томбарлы авылларына, ә калган дүртесе Октябрь мәйданындагы 14нче, Зиновьев урамындагы 3нче, Пушкин урамындагы 21нче һәм Энгельс урамындагы 44нче йорт ишегалларына куела. Мәйданчыклар барысы да тиешле стандартларга туры килә һәм аларны тәҗрибәле эшчеләр урнаштырачак.
Пушкин урамындагы 21нче йорт ишегалды балалар мәйданчыгына яңа элементлар кайтаруны балалар да, хәтта өлкәннәр дә бик зарыгып көтеп алды. Машинадан аллы-гөлле буялган уен мәйданчыгы элементларын бушатканны сөенеп күзәтүчеләр байтак булды. Эшчеләрне фотога төшереп йөрүемне күргән бала-чага мине дә күз ачып йомганчы сырып алды. Алар һәрберсе сөенече белән уртаклашырга ашыкты. Араларында өлкәнрәк яшьтәге Булат Сафиуллин да бар иде.
– Апа, исәнмесез. Мин әнә теге йортта яшим, – диде ул саф татарча итеп.– Карагыз, безнең ишегалды хәзер тагын да матуррак булачак. Бәләкәйрәкләр өчен уенчыклар да, зурраклар өчен спорт белән шөгыльләнергә дә була хәзер монда. Тизрәк ясап куйсалар, шәп булачак! 
Уен мәйданчыгының яңаруына шатланып, шау-гөр килгән бала-чаганы утыргычларга тезелеп утырган әби- бабайлар да сөенеп күзәтте.
Чынлап та, яңа уен һәм спорт мәйданчыклары йорт ишегалларына яңа төсмер, ямь өсти. Тик аларны шулай яңа һәм матур итеп саклау шул ук йортларда яшәүчеләрдән дә тора.
Индира СӘЙФУЛЛИНА.
Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев