Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда Яңа ел каникуллары күңелле уза

Шәһәрнең үзәк мәйданы Яңа ел каникулларында да тынып тормый. 3 гыйнварда да үзәк мәйдан  иртәнге сәгатьләрдән үк балалар шау-шуыннан гөрләп торды. Алар өчен махсус бәйрәм программасы оештырылды.

Балалар өчен уен программасын мәдәният йортының балалар һәм яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Венер Хәйбрахманов алып барды. Ике командага бүленеп уйнаган балалар өчен җан атып торган ата-аналар уеннарның соңгы этапларында үзләре дә катнашты. Әти-әниләр дә катнашкач, уеннар балалар өчен икеләтә кызыграк, мавыктыргыч килеп чыкты.
– Яңа ел каникулларында шәһәр халкы өчен, килгән кунаклар өчен кызыклы программалар әзерләнде, – дип сөйләде безгә мәдәният йорты директоры Ләйлә Сәйфуллина. – Урамда хәрәкәтле уеннар оештырыла, кинотеатр эшләп тора, эстрада артистларының зур концертлары, балалар өчен трансформер-шоу әзерләнде, алтынчы гыйнварда татар телендә театрлаштырылган “Яшел чыршы дусларын җыя” дигән тамаша булачак. Шуңа күрә шәһәрдәшләребез өйләрендә күңелсезләнеп утырмасыннар, оештырылган чараларга килсеннәр.

Индира СӘЙФУЛЛИНА фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ