Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда хәйрия концерты оештырдылар

Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында «Балачак» #МахсусОперациягәЯрдәм дип исемләнгән хәйрия концерты үтте.

 Аны Татар Кандызы авылы мәдәният йорты  директоры, автор- башкаручы буларак танылып килгән Айрат Хөсәенов оештырды.

-Узган ел мин якын- тирә авылларда концертларымны оештырдым. Бүген Баулы сәхнәсендә. Иҗатташ дусларыма рәхмәтлемен. Бүгенге концертны хәйрия концерты итеп оештырабыз дигәч, һәрберсе хуплап күтәреп алды,- дип сөйләде Айрат Хөсәенов.- Бүгенге концертта катнашучы кызлар- егетләр барысы да диярлек, автор- башкаручы буларак чыгыш ясыйлар. Илләребез тыныч булсын, егетләребезнең исән- сау кайтуларын телибез. Концерттан кергән һәр тиен хәрби махсус операциядә катнашучы егетләребезгә, якташларыбызга ярдәм булып китәчәк.

-Бүгенге концертка килгән тамашачыларга зур рәхмәт, - дип сөйләде Ринас Инсапов. - Без барыбыз да уртак изге эш эшлибез. Бүген егетләребезгә шулай ярдәм итсәк,  алар исән- сау әйләнеп кайткач тагын үзләре белән бергә концерт оештырыр идек. Әлеге хәйрия концертын оештыру инициативасы белән чыккан Айратка зур рәхмәт.

Концертны Айратның иҗатташ дуслары Ринас Инсапов, баянчы Рәзил Фәррәхетдинов, җырчылар Лилия Мәҗитова, Гөлия Күчербаева үзләренең моңлы җырлары, дәртле уеннары белән бизәделәр.

Концерт тамашачы тарафыннан җылы кабул ителде. Бер сулышта каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев