Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда ветеранны котладылар

Районда 90-100 яшьлек юбилярларны тәбрикләүләр дәвам итә. Бүген Баулы шәһәрендә гомер итүче Мосаллия Садыкова да үзенең тугызынчы дистәсен тутырды.

1930 нчы елда Татар Димескәе авылында туган Мосаллия Мөхәммәт кызына Бөек Ватан сугышы башланганда унбер яшь була.

– Сугышка киткәндә әтигә нибары – 36, әнигә 35 яшь иде. Гаиләбездә биш бала. Без – биш бала, сиксән яшеннән узган бабаебез белән дүрт почмаклы кечкенә генә өйдә калдык, – дип сөйләде ул безгә.

Мосаллия апа да башлангыч классларда укыганда ук колхоз эшенә чыга. Аннары дүрт ел буе торф чыгаруда катнаша.

Гомере буе Баулының икенче санлы мәктәбендә эшләгән ветеранны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина һәм ветеран эшләп лаеклы ялга чыккан мәктәп директоры Гөлназ Сәмыйкова юбилее уңаеннан тәбрик иттеләр.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев