Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы ачылды

2021 ел Татарстанда республика президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан бүген Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында тантаналы концерт булды.

Мәдәният йорты фойесында концертка килгән кунакларны милли күргәзмә каршы алды. Төрле милләт вәкилләрен чагылдырган курчаклар һәркемдә соклану хисе уятты.

– Татарстанда барлыгы 173кә якын төрле милләт вәкилләре гомер итә. Баулы районы территориясендә егермедән артык милләт кешесе – татар, рус, чуаш, удмурт, әрмән, немец һәм башка милләтләр дус-тату яши, – дип, котлау сүзләрен җиткерде район башлыгы Рамил Гатиятуллин. – Безнең өчен һәр милләт, аның гореф-гадәтләре кадерле. Иң зур байлыгыбыз – районда яшәүче халыклар дуслыгы.

Чуашстанның халык академигы, туган якны өйрәнүче Виталий Козлов туган телнең мөһимлеге, халыкларның гореф-гадәтләре, гаилә кыйммәтләренә бәйле хисләрнең мөһимлеге турында сөйләде.

Бәйрәм зур концерт белән дәвам итте.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев