Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда туган тел укытучылары төбәкара семинарга җыелды

Бүген Баулы районында туган тел һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара семинар-киңәшмәсе үтә. Чарага Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Ютазы, Әлмәт районнарыннан укытучылар җыелды. Семинар–киңәшмә ТАССР оешуга 100 ел кысаларында үтте.

Иртәнге сәгатьләрдә үк Баулының җиденче санлы мәктәбендә төрле төбәкләрдән килгән укытучылар теркәлү уздылар. Аларны мәктәп бусагасыннан каршы алу матур һәм тантаналы рухта оештырылган иде. Һәр килгән кешене милли киемнәр кигән өлкән сыйныф укучылары чәк-чәк белән каршы алдылар. Уен коралларында уйнаучы бер төркем укучылар да һәр килгән кешедә соклану уятты. Мәктәпнең икенче катында районда гомер итүче төрле милләтләрнең яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре һәм тарихы чагылган зур күргәзмә оештырылган.

– Безнең районда “Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә федераль дәүләт белем бирү стандарты таләпләренә нигезләнеп, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү” дигән темага зур семинар үтә, – дип сөйләде безгә җиденче санлы мәктәпнең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Роза Габдрахманова. – Чарага барлыгы алтмыштан артык укытучы килде. Төбәкләрдән килгән укытучылар теркәлү узганнан соң дүрт мәйданчыкта – Кызылъяр, Исергәп, 4нче гимназия һәм җиденче мәктәпләрдә дәресләр карарга баралар.

Актлар залында укучылар әзерләгән концертны караганнан соң, без дә җиденче мәктәпнең беренче сыйныфына кердек. Биредә рус төркеме укучылары татар теле дәресендә.

– Укучыларга бүгенге көндә татарча аралашу җитми, – ди озак еллар башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләүче Айгөл Канипова. – Бүгенге семинарда мин “Кыш” темасына ачык дәрес әзерләдем. Балаларның күбесе рус телле булса да, без дәрестә татарча гына сөйләшәбез, алар аңлыйлар. Дәрес кызыклы, һәр партада укучылар алдында нетбуклар, шулай ук интерактив тактада эшләү аларга аеруча бик ошый.

– Мин бүгенге семинарга Азнакайдан килдем, – диде татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып егерме елга якын эшләүче Гүзәл Саргузина. – Әлеге дәресне карап сөенеп утырам. Беренче генә сыйныф булуга карамастан, балалар саф татарча аралашалар, дәрестә җавап бирәләр. Күренеп тора, укытучының да тәҗрибәсе зур. Ул дәресне кызыклы да, файдалы да итеп оештырган. Дәрес вакытында интерактив такта, укучыларның алларында нетбуклар булу да аларда кызыксынып тема өйрәнүгә этәргеч булып тора. Күренеп тора, укучылар дәресне тыңлап кына утырмый, алар эшлиләр. Һәм менә шул эшләү, уку процессының мөһим өлеше. Димәк, алар дәресне аңлый, аларда кызыксыну бар.

Семинар эше төшкә кадәр дүрт мәйданчыкта дәресләрдә тәҗрибә уртаклашып үтте. Төштән соң укытучылар тагын җиденче мәктәпкә җыелды. Бу юлы биредә семинарның пленар өлеше. Аның эшендә республика мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова, милли мәгариф бүлеге башлыгы Энҗе Гыйззәтуллина, филология фәннәре кандидаты Лилия Гыйниятуллина һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина катнаштылар. Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре ана телендә белем бирү һәм ана телен укытуның хокукый нигезләре, бүгенге көн таләпләрендә татар телен укыту үзенчәлекләре хакында мәгълүмат бирделәр.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев