Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда төрле милләт халыклары дус яши

2022 ел – Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Баулы районында әлеге ел кысаларында төрле эчтәлектәге чаралар старт алды. “Без иманлы сәфәрдә” дип исемләнгән шундый чара беренче санлы китапханәдә дә үтте.

Мәдәни мирас елы кысаларында халык сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен, этномәдәни күптөрлелекне, барлык халыкларның мәдәни үзенчәлеген күрсәтү, этник уртаклыкны саклау максаты куелды. Чарада мәдәният йорты каршында эшләп килүче Фәнүзә Айдагулова җитәкчелегендәге "Умырзая"  үзешчән артистлары ансамбле зур концерт белән чыгыш ясады.

– Рәсәй халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында без китапханәдә бик күп төрле мероприятиеләр әзерләдек, – дип сөйләде китапханә җитәкчесе Гүзәл Вәлитова.  – Укучыларыбыз – балалар, өлкән кешеләр дә әлеге чараларда катнаша алачак.

– Безнең район күпмилләтле, дус яши, – ди ансамбль җитәкчесе Фәнүзә Айдагулова. – Без рәхәтләнеп татар, рус, чуаш, удмурт телләрендә чыгыш ясыйбыз. Мин гомерем буе мәдәният өлкәсендә эшләгән кеше буларак, 2022  ел – Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителүгә бик сөендем.

– Китапханәдә һәрвакыт үз эшен белгән китапханәчеләр булды. Без бирегә бик сөенеп киләбез. Кайсы гына китапханәгә керсәң дә, якын кунакны каршы алгандай каршы алалар, – дип сөйләде баулылы Дамира Лотфуллина. – Бүгенге мәдәни дә, моңлы да, милли дә чара һәр килгән кеше күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйм. Бөек Тукаебыз да бит “ Халык җырлары – халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рушан көзгеседер” дигән сүзләр язып калдырган. Бу хак сүзләр!

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев