Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда сукбай этләрне аулау дәвам итә

Баулы районында хуҗасыз этләрне аулау махсус оешма тарафыннан элек килгән гаризалар буенча башкарыла. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров “Баулы-информ”га аңлатма бирде.

– Гаризалар  8(85569) 5-61-51 телефоны аша дүшәмбедән җомгага кадәр 7-16 сәгатьтә кабул ителә. Шулай ук  8556956151@mail.ru электрон почтасы аша да гаризалар кабул ителә, – дип аңлатты Данияр Бакиров. – Электрон адреска тәүлекнең теләсә кайсы вакытында гариза язып калдырырга мөмкин. Анда этләрнең яшәү тирәлеген, нинди булуын яки фоторәсемен күрсәтергә һәм гариза язучының исемен, фамилиясен язарга кирәк.

Җитәкче сүзләренчә, быел бу чараларга  “Спецгрупп+” оешмасы белән 394 мең сумлык муниципаль контракт төзелгән. Сукбай этләрне аулау махсус график буенча башкарыла.

– Сукбай этләрне тотканнан соң, алар карантинда була, – дип аңлатты җитәкче. – Унынчы көнгә котыру авыруыннан вакцинация һәм башка авыруларга каршы чаралар үткәрелә. Тагын биш тәүлек дәвамында этләр махсус күзәтү астына куела. Аннан соң, хайваннар стерильләштерелә яки кастрация ясала һәм колагына махсус алка (бирка) яки чип куела. Егерме көн эчендә этләр кайдан ауланган булса, барлык тиешле процедураларны үтеп, кире яшәү тирәлегенә кайтарыла.

Данияр Бакиров сүзләренчә, этләрне дөрес итеп урамга, махсус урыннарга алып чыгу тәртипләре дә хуҗалар тарафыннан төгәл үтәлергә тиеш.

Бу хакта тулырак Баулы телевидениесеннән карарга мөмкин.

Фото:  pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев