Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда мәгариф ветеранын котладылар

Бүген Баулыда гомер итүче сугыш ветераны толы, тыл һәм Хезмәт ветераны Рима Ханнанова 90 яшен билгеләп үтте. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Илмира Хөснуллина һәм беренче санлы мәктәп директоры Ландыш Кәлимуллина өенә барып тәбрик иттеләр.

Рима Ханнанова Мәскәү шәһәрендә туган, язмыш җилләре белән ул Баулы ягына килеп төпләнә.  34 елга якын гомерен ул мәктәптә балаларга рус теле һәм әдәбияты укытуга багышлый. Шунлыктан, аның зур юбилее көнендә  өй эче үз балалары, оныклары белән генә түгел, ә бергә эшләгән коллегалары, укыткан укучылары шау-шуыннан да гөрләп торды.

–Мин дүртенче класста укыган чагымда сугыш чыкты, –дип сөйләде безгә ветеран.– Шуннан башланды инде ачлык, ялангачлык. Ничек кенә авыр булса да, халык белем алып калырга ашыкты. Мин дә авырлык белән генә булса да ун класс тәмамладым. Авырлык белән дим, чөнки, кияргә кием, ашарга ризык булмады. Үзәккә үткән салкыннар бик истә калды. Институтка укырга кереп тә,берничә иптәш кызым белән, бара алмый калдык. Кияргә кием, кулга тотарга акча булмады. Бер ел эшләгәннән соң кире бардым, укып чыктым. Үзем теләгән укытучы һөнәрен алдым.

Рима апа сүзләренчә, ул гомере буе укыган, үз өстендә эшләгән укытучы.

–Хәзер уйлыйм да, үз балаларымны карарга вакытым да калмаган бугай, – ди ул.– Чөнки ел саен белем күтәрү курсларын калдырмаска тырышытм. Укытучы- белемле булырга тиеш. Аллага шөкер, укучыларым яратты, ата-аналар минем укытудан һәрвакыт риза булдылар. Укучыларым, үзем чыгарган классларымдагы балалар барысы да үз юллларын таба белделәр. Бүгенге көндә дә ишегемнең ябылып торганы юк. Бик еракта яшәгәннәре дә килеп, хәлемне белеп китәләр, килә алмаганнары шалтыратып торалар. Өлкән яшьтә булсам да, мәктәптә уздырылган чараларга барырга тырышам. Бүгенге көндә мәктәпләрнең җылы, якты булуына сөенеп бетә алмыйм. Без эшләгән вакытта андый мәктәпләр төшкә дә керми иде.

Ветеран белән без сөйләшкән арада гына да, хезмәттәшләре һәм берничә дистә укучысы аны тәбрик итте. Алар арасында аның беренче укыткан укучылар да бар иде.

–Без мәктәпне бетерп чыкканга 53 елдан артып китте, – ди Венера Габсәләмова.– Рима Закировна – ул чын укытучы. Бүгенге көндә дә аның белән аралашып торабыз. Ул үз эшен белеп эшли торган белемле укытучы булды һәрвакыт. Ул укыткан класслар гел аерылып тора иде. Без аңа рәхмәтлебез.

–Мин дә шул сыйныфта укыдым, – дип сөйләде безгә Фәния Абдрахманова да. – Рима Закировнаның дәресләре бүген дә хәтердә саклана. Ул безгә төпле белем бирергә тырышты. Бүгенге көндә дә аның акыллы киңәшләрен тотып яшибез.

Кечкенә генә йортның бәйрәм рухын тагын бер тапкыр күздән кичереп алгач, ничә яшьтә булуына карамастан, кешенең кадерле булуы, якыннарының чиксез ихтирамы чагылды. Чынлап та, яшәлгән гомернең түгел, ә аның кешегә кирәкле булып узганлыгы, заяга үтмәгән икәнлеге юбилярның бәхетле елмаюында күренде.

Фото: Индира СӘЙФУЛЛИНА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Баулы-информ