Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда көзге ярминкәләр башланды

Татарстанның барлык районнарында авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча көзге ярминкәләр башланды. Узган шимбәдә Баулы агропаркында да шундый ярминкә узды.

Баулы агропаркында көзге ярминкәләр һәр атнаның шимбәсендә үткәрелә. Сәүдә иртәнге сәгать 7дән башлана, ә сәгать 9лар тирәсендә сатучылар таралыша башлый.  Шуңа күрә ярминкәгә иртәрәк килергә кирәк.

Биредә шәһәрлеләргә кулай бәяләрдән авыл халкы җитештергән күп төрле продукция һәм башка товарларны сатып алу мөмкинлеге бар. Ярминкәдә сөт продукциясе, ит, сыр, казылык, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка бик күп товар тәкъдим ителә. Көзге ярминкәләрдә сыер итенә ихтыяҗ аеруча зур. Сүз уңаеннан, бу көнне аны килограммын 270-310 сумнан саттылар.

Башка азык-төлекнең бәяләренә килгәндә, суганны килограммын 10-13 сумнан сатып алырга мөмкин иде, йомырканың дистәсен 60 сумнан, бер чиләк бәрәңгене – 100, сөтне – 60, ә бер тюк саламны 500 сумнан саттылар.

Быелгы ярминкәләрдә кызыклы бер яңалык кертелә: заявкалар журналы ачылган. Хәзер кешеләр сатып алырга теләгән авыл хуҗалыгы продукциясенә заявкалар калдыра ала. Заявкаларны, 8(85569)6-07-17, 8-9393661051 телефоннарына шалтыратып, район башкарма комитеты аша да бирергә мөмкин.

Ярминкә көнендә шәхси транспорт чарасы булмаган шәһәрлеләр өчен автовокзалдан иртәнге сәгать  7дән махсус автобус йөри, юл йөрү бушлай.

Киләсе шимбә көнне узачак ярминкә Өлкәннәр көненә багышланачак.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев