Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда күп балалы гаиләләр саны артты

Өч гаиләдә дүртенче, бер гаиләдә өченче, ә бер гаиләдә беренче балалары туган гаиләләрне котладылар. Бүген Баулының гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә шундый зур тантана булды. Шәһәрдә һәм районда яшәүче биш гаиләгә балалары туу турында таныклыкны тантаналы шартларда тапшырдылар. Шулай ук ундүрт яше тулган биш яшүсмер баулылы да паспортлы булды.

Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең баш белгече Альбина Әхмәтова барлык килгән гаиләләрне, кунакларны гаилә көне уңаеннан тәбрикләде. Гаилә, аның асылы, кыйммәте турында кыскача сөйләп үтте.

Тантанага килгән Ирина һәм Сергей Алексеевлар, Лилия һәм Илфат Таҗетдиновлар, Эльмира һәм Марат Гареевларның гаиләләрендә дүртенче балалары, Роза һәм Наил Шакировлар өченче балалары тууны теркәү турында таныклыкка кул куйдылар.

Гаиләләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Илмира Хөснуллина да тәбрик итте. Ул район башлыгы Ильяс Гозәеров исеменнән котлау сүзләрен җиткерде.

– Кадерле малайлар һәм кызлар,сез дә кайчандыр шундый ук кечкенә идегез. Ундүрт ел эчендә сез мөстәкыйль булдыгыз, үстегез. Бүген Сез Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары буласыз, – дип мөрәҗәгать итте ул яшь баулыларга. – Шулай ук сезгә горурлык белән кеше исемен йөртүегезне телим. Игелекле, ярдәмчел булыгыз, әти-әниләрегезне һәм безне уңышларыгыз белән сөендерегез. Ә яңа туган балаларга 14 елдан соң нәкъ менә 15 майда шундый тантаналы шартларда үз паспортларын алуларын телим.

Күп балалы гаилә булу, дүртенчегә кыз алып кайту шатлыгын Покров-Урыстамак авылында яшәүче Алексеевлар гаиләсе бүлеште.

– Бу кызыбызны бик көтеп алдык. Гаиләдә өч улыбыз – Кирилл, Егор, Родион үсеп киләләр, – ди бәхетле әни кеше. – Кызыбызга исемне төпчек улыбыз сайлады. Әле мин йөкле вакытымда да гел Антонина исемен гел кабатлап йөрде ул. Ә хәзер тугач, Антонина гына түгел, Антонина Сергеевна дип дәшә сеңлесенә. Менә шулай, бездә Антонина Сергеевна туды!

– Мин әле нидер сөйләрлек түгел, сөенеч-шатлыгым эчемә сыймый, – ди күп балалы әти кеше Сергей. – Малайлардан соң кыз тууга ышанып та җитми бугай (көлә).

– Гаиләбездә дүрт малай булды! Иң авыры исем сайлау булды бугай безгә, – дип сөйләде Эльмира Гареева. – Бергә уйлашканнан соң, Әмир дигән исемдә тукталдык. Кыз көткән идек, Аллаһы Тәгалә безгә тагын бер малай бүләк итте. Без бик шат. Динар, Камил, Данис янына Әмирне алып кайттык.

Кечкенә улларына туу турында таныклык алырга Таҗетдиновлар гаиләсе тулы составта килгән иде. Тиктормас, тик әти-әниләренең күзенә генә карап торган малайлар тантана барышында да кечкенә энеләрен яратып, кулдан-кулга күчереп йөрттеләр.

– Бу безнең зур гаиләбез, – ди Лилия Таҗетдинова. – Кече улыбызны биш ел көттек. Исемне бик  озак сайладык. Ә тугач, шунда ук аңа Таһир исеме кушарбыз дип уйладым.

– Мин үскән гаиләдә дә өч малай үстек кызлар юк иде, – дип сөйләде безгә Таҗетдиновлар гаиләсе башлыгы Илфат. – Балаларны үстерү бик җаваплы, малай яки кыз булуы мөһим дә түгел. Шулай да бу юлы кызны көттек…

Тантана барышында килгән кунакларга һәм гаиләләргә Гөлия Кучербаева үзенең моңлы җырларын бүләк итеп, бәйрәм кәефе өстәде.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев