Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда күпфатирлы йортлар яңара

Көннәр җылыту белән күпфатирлы йортларда капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Аның чираттагысы Горюнов урамы 5 нче санлы йортта бара.

Сигез фатирлы ике катлы йорт Баулыда 1953 нче елда төзелгән булган. Бүгенге көндә бу йортта яшәүчеләр капиталь төзекләндерүне түземсезлек белән көтеп алган.

“Әлеге йортта без 1991 нче елдан бирле яшибез, – дип сөйләде безгә йорт өлкәне Галина Шеламова. – Моңа кадәр агымдагы төзекләндерүдән башка, бер тапкыр да капиталь төзекләндерү булмады. Йорт моннан 68 ел элек төзелгән булса да, стеналары нык. Мондый элеккеге биналарны саклап калырга кирәк, минемчә. Менә ике атнадан артык эшлиләр, эш оешкан төстә бара дип уйлыйм.”

“Капиталь төзекләндерү дәүләт программасы аша тормышка ашырыла. Төзекләндерү барышында йортның фасад өлеше тышлана, түбәсе алыштырыла, канализация, су торбалары, шулай ук электр линияләре  тулысынча яңартыла, – дип аңлатты йортны төзекләндерүче подрядчы “Комфорт” оешмасы җитәкчесе Илдар Әсадуллин. – Капиталь төзекләндерү барышында шулай ук подьездларны да төзекләндерәчәкбез. Безнең оешма быел ике күпфатирлы йортны төзекләндерүгә алынды. Аның икенчесе Куйбышев урамы 9 нчы йорт. Ул йортта да эш бара. Анда бүгенге көндә су торбалары алыштыралар.”

Подрядчы оешма җитәкчесе сүзләренчә, капиталь төзекләндерү бу йортта август азагына тәмамланыр дип көтелә.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев