Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда күл ярларны ныгыталар

Поповка авылы буасының матурлыгына, бирегә ел да килә торган аккошларга сокланмаган кеше бар микән. Алар буага быел да тугры калганнар: җәй буе шунда яшәп, бала чыгарганнар. Хәзерге вакытта буаны саклап калу өчен аның ярларын ныгыту эшләре бара.

Поповка авыл җирлеге башлыгы Сергей Попов сүзләренә караганда, ярларны ныгыту һәм дамба төзү эше берничә ел элек башланган. Былтыр үзара салым һәм авыл җирлеге бюджеты акчалары хисабына дамбаның 300 метрдан артык өлешенә вак таш салынган. Әлеге эшләргә барлыгы 200 мең сумга якын акча тотылды, – дип сөйләде безгә Сергей Попов. – Быел үзара салым акчасына дамбаны торгызуны дәвам итәбез, тагын 300 метрга якын өлешенә вак таш салу күздә тотыла. Шулай ук үзара салым акчасына дамба янында җәяүле юлына вак таш җәелде. Авыл халкы, депутатлар белән киңәшләштек тә, дамбаның калган өлешен киләсе елда төзекләндерергә булдык.

 Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, дамба торгызу эшләрен башкару өчен җәй көне буа суының бер өлешен агызганнар.

Үзенең матурлыгы белән танылган буаның ярларын ныгытканнан соң,  ул киләчәктә дә аккошларның яраткан урыны булыр, дип өметләнергщ була.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев