Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды

Бүген баулылар, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларын искә алу өчен, Мәңгелек ут мемориалы янына митингка җыелды.

Моннан нәкъ 81 ел элек башланган Бөек Ватан сугышы илебезнең миллионлаган кешесенең якты хыялларын, киләчәккә корган планнарын җимергән.

– Без ирекле илдә, тыныч күк йөзе астында яши алсын өчен, гомерләрен биргән һәркемнең даны мәңгелек, – дип сөйләде Баулы районы ветераннар (пенсионерлар) Советы президиумы әгъзасы Валентина Якупова. – Якташларыбызның батырлыгын онытмыйк.

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алып, бер минут тынлык игълан ителде, Мәңгелек ут янына чәчәкләр куелды.

Районыбызның сугыш чоры балалары турындагы мәгълүматны тулырак итеп Баулы телевидениесе сюжетларында карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы