Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда Фәнис Яруллин әсәрләре буенча ясалган рәсем күргәзмәсе ачылды

Бүген Баулының туган якны өйрәнү музеенда рәсемнәр күргәзмәсе эшли башлады. Анда якташыбыз Фәнис Яруллин әсәрләре буенча балалар ясаган рәсемнәр урын алды. Күргәзмә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды.

Күргәзмә ачылышына беренчеләрдән булып 2нче мәктәп укучылары килде. Аларга Фәнис Яруллинның тормыш юлы, иҗат баскычлары хакында тулы мәгълүмат бирелде.

“Быел сигезенче декабрьдә Фәнис абый Яруллинның безнең арабыздан китүенә ун ел булды, – дип сөйләде Фәнис Яруллинның Кызылъяр авылындагы музей-йорты җитәкчесе Гүзәлия Газизуллина. – Бу күргәзмәгә район һәм республика күләмендә төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган укучыларның иҗади эшләре куелды. Биредә Баулы укучыларының гына түгел, Бөгелмә, Яр Чаллы, Лениногорск, Әлмәт шәһәр һәм районнарыннан укучылар җибәргән эшләр дә бар”.

Күргәзмәнең тантаналы ачылышы вакытында 5нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучылары Самира Вәлиева һәм Артем Николайчев Фәнис Яруллинның шигырьләрен ике телдә сөйләделәр.

Укучылар, күргәзмәгә куелган рәсемнәрне карап, аларның кайсы әкият, шигырь яисә әсәрдән булуы хакында да сөйләштеләр.

“Күргәзмәдәге рәсемнәр бик оста итеп ясалган, – ди җиденче сыйныф укучысы Камилә Гатауллина. – Миңа бик ошады. Анда безнең мәктәп укучыларының да рәсемнәре бар”.

“Без кечкенәдән үк Фәнис Яруллинның әсәрләрен укып үстек, – дип сүзне дәвам итте сыйныфташы Азалия Шәмсетдинова. – Күргәзмә бик ошады”.

Фәнис Яруллин әсәрләре буенча ясалган рәсемнәр күргәзмәсе ай азагына кадәр эшләячәк.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев