Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда бәйрәм ярминкәсе булды

Агропаркта узган Яңа ел алды ярминкәсенә килгән сатучыларны һәм сатып алучыларны Кыш бабай белән Кар кыз да тәбрик итте.

Бу көннәрдә район һәм шәһәр халкы бәйрәм табынына базар бәяләреннән түбәнрәк хакка ит, сөт ризыклары юнәтә. Сатуга китерелгән һәр продукция тикшерү аша уза. Бу хакта Баулы районы ветеринария берләшмәсе начальнигы Илшат Гаязов сөйләде.

Ярминкәдә каз һәм үрдәк итенең бер килограммын – 400 сумнан, сөтнең бер литр ярымын – җитмеш сумнан, ярты килограмм эремчекне 60 сумнан алырга була иде.

Яңа Чүте авылыннан Резедә Нәбиуллина һәр ярминкәгә сатарга зур мал ите китерә.

Итләребез һәрвакыт сатылып бетә. Без зур мал итенең бер килограммын 280 сумнан тәкъдим итәбез. Халык бик риза булып ала, – ди ул.

Авыл хуҗалыгы продукцияләрен сатып алучылар да бәяләрдән канәгать калды.

Бәйрәм ярминкәсенә килгән сатып алучыларны район башлыгы Рамил Гатиятуллин һәм район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин да тәбрик итте.

Мәдәният йортының үзешчән артистлары чыгышы ярминкәгә бәйрәм кәефе өстәде.

Бәйрәм ярминкәсе иртәгә, 30 декабрь көнне дә булачак.

Индира СӘЙФУЛЛИНА фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ