Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда “Балкыш” фестиваленә сайлап алу туры узды

Баулы мәдәният йортының кече залында ветераннар арасында “Балкыш” үзешчән башкаручылар район фестиваленең сайлап алу туры булды. Быел анда 30 га якын кеше катнашты.

Бәйгедә катнашучыларга сайлап алу өчен җиде жанр тәкъдим ителгән: хорда җырлау, ялгыз җыр башкару, вокаль һәм инструменталь ансамбльләр, фольклор, шигърият, хореография. Сәхнәгә чыгып чыгыш ясаган үзешчән артистларга халык вокаль ансамбле җитәкчесе Татьяна Иванова, Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсе рәисе Рәзинә Шараева һәм мәдәният хезмәткәре Олеся Ткачева составындагы жюри бәя бирде. Жюри әгъзалары сүзләренчә, пенсионер үзешчәннәр арасында уздырылучы иҗат фестивале елдан-ел әзерлекле һәм матуррак була бара.

–Төрле авыллардан килгән үзешчән артистларны карарга һәрвакыт рәхәт. Әлеге фестивальнең район сайлап алу турында мин икенче тапкыр катнашам, – ди жюри әгъзасы Рәзинә Шараева.– Авылларда сәләтле кешеләр күп. Ә иҗади чараларда без ел саен бер үк башкаручыларны күрәбез дисәм дә, ялгыш булмас. Шулай да авыллардан күбрәк кешеләрнең катнашуын теләр идем. Бүгенге сайлап алу туры чыгышларын карасак, барлык катнашучылар да әзерлекле килгән. Барысына да үрнәк итеп Татар Томбарлы авылы үзешчәннәрен куяр идем.

–Мин бу фестивальдә икенче тапкыр катнашам, – дип сөйләде безгә баулылы Альбина Хәлиуллина. – Әлеге фестивальне мин көтеп алам, чөнки мин җырларга яратам. Районны, үзеңне күрсәтергә менә дигән мөмкинлек. Узган ел мин зона турына да үттем. Быел да сынатмаска иде.

Конкурста катнашучылар безнең район данын "Балкыш" фестиваленең Әлмәҗ  шәһәрендә үтәчәк зона турында яклаячак.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев