Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы үзәк китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы ачылды

“Бер туфрактан, уртак тамырдан без” дип исемләнгән тантаналы чара кечкенә генә сәхнәдә төрле милләт кешеләрен берләштерде. Баулы районында гомер итүче татар, рус, удмурт, чуаш, башкорт милләтләре вәкилләре чарага килүчеләргә бәйрәм кәефе бүләк итте.

Бәйрәм чарасы уңаеннан район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин тантанага килүчеләрне тәбрик итте.

– Һәр милләткә үз туган теле кадерле, – диде ул чыгышында. – Без үз телебезне яхшы белеп, үз телебездә аралашып яшәргә тиешбез. Ә телне белү, өйрәнү, кадерләү – барысы да гаиләдән башлана.

Ринат Хәмидуллин,  котлау сүзләреннән соң, үзәк китапханәгә яңа гына нәшер ителгән “Татарстанның шәһәр һәм район җитәкчеләре” дигән өч томлык китап бүләк итте.  Әлеге китапка Баулы районы җитәкчеләре турында мәгълүмат туплауга ярдәм иткән китапханәчеләргә рәхмәт хаты тапшырды.

Чара төрле милләт вәкилләренең чыгышлары белән дәвам итте.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев