Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы үзешчәннәре ындыр табагында концерт куйды

Бүген Кызылъяр хуҗалыгының ындыр табагында эшчеләр концерт карады. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче агитбригада үзешчәннәре чыгыш ясады. Уттай кызу эш өстендә оештырылган концерт һәркем күңеленә хуш килде.

“Колхозлар оешып эшли башлаганнан бирле авыл хезмәтчәннәренә урып-җыю вакытларында кыска гына концертлар күрсәтү, аларның авыр эшләрен бераз гына җиңеләйтеп җибәрү – матур һәм онытылмас традиция, – ди автоклуб җитәкчесе Фәнүзә Айдагулова. – Бүгенге концертыбыз әле беренчесе генә, алда тагын башка хуҗалыкларга да чыгарга исәп бар. Авыл хезмәтчәннәренә уңышлар гына телим. Уңыш мул булсын.”

“Ел саен безнең эшләгән урынга концерт белән килүче артистларга рәхмәт,  – дип сөйләде безгә ындыр табагында эшләүче Зөфәр Бикмуллин. – Мин лаеклы ялда булсам да, урып-җыю вакытында эшкә чыгам. Быел уңыш мулдан. Әле соңгы ике көндә бераз яңгырлап торды. Шулай да ул зыянлы түгел. Әле ашлык кайтып тора. Эш күп.”

“Авыл хезмәтчәннәренә хөрмәт дип кабул итәм мин шулай концерт белән килүләрне, – дип сөенече белән уртаклашты Илдар Гыйззәтуллин. – Ашлыкны кайтарып бушатып кына торалар. Эш күп. Шулай булса да, концерт каравы күңелле.”

Ындыр табагында эшләүчеләр концерт караган арада гына да  берничә йөк машинасы ашлык китереп бушатты. Моңлы җырлар тыңлап, күңелләренә ял алган эшчеләр рәхмәт әйтеп, кабат эш урыннарына таралышты.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев