Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы ярминкәсендә өлкәннәрне олыладылар

Бүген Баулының агропаркында Өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы бәйрәм ярминкәсе оештырылды. Товарлар сатып алу белән беррәттән, концерт карап ял итәргә, бушлай оештырылган табында рәхәтләнеп чәйләп алырга да мөмкинлек бар иде.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәр читендә урнашкан агропаркта уздырыла башлагач, район җитәкчеләре карары белән халык өчен бушлай автобуслар да йөри башлады. Бүген уздырылган бәйрәм ярминкәсе аеруча бай, матур һәм оешкан төстә үтте. Иртәнге сәгатьләрдә, сатып алучылар килгәнче, районның баш ветеринар табибы Илшат Гаязов сату киштәләренә куелган авыл хуҗалыгы продукцияләрен карап чыкты.

– Ярминкәләргә чыгарылган продукцияне халыкка, һәрвакыт тикшереп, карап  тәкъдим итәбез, – дип сөйләде ул “Хезмәткә дан” газетасы хәбәрчесенә. –  Сөт продукцияләренә аеруча игътибар бирелә. Сөт бер тапкыр гына кулланыла торган чиста савытларга салынырга тиеш. Итләрне һәрдаим тикшерелгән, кирәкле белешмәләре булган фермер яки шәхси хуҗалыклар китерә.

Бу көнне зур мал итенең бер килограммын – 270-280 сумнан, литр ярымлы шешәдәге сөтне – 60, авыл тавыгы йомыркасын - 65, каймакның ярты литрын – 150 һәм эремчекнең ярты килограммын 50 сумнан сатып алырга була иде.

– Мин Поповка авылында яшим. Баулы ярминкәсенә бик теләп, атна саен килергә тырышам, – диде пенсионер Нәфисә Габбасова. – Хуҗалыгыбыз зур түгел. Шулай да, ике сыер асрыйбыз. Үзебездән артып кала. Сөт, каймак, эремчек кебек тәмле сөт ризыкларын шәһәр халкына да тәкъдим итәм. Атна уртасында үзебезнең авылда гына да сатып алучылар байтак. Авырсынмый сыер асрасаң, сөтен җитештерсәң, аңа урын һәрвакыт табыла. Иренмәскә генә кирәк. Баулы ярминкәсендә мине көтеп торучы сатып алучыларым да бар.

Татар Кандызы авылыннан ук килгән Әлфия апа Сибгатова да мал асрауның, ярминкәдә үзең җитештергән продукцияне сатуның отышлы булуын сөйләде. Ярминкә мәйданының урам ягында зур йөк машиналарында крестьян-фермерлык хуҗалыклары тәкъдим иткән терлек азыгы, бөртекле ашлык сатылды.

Фуражның чагыштырмача очсыз булуын ( 50 килограммлы капчыгы – 300 сум)  халык тиз сизеп алды һәм капчыклар машинадан-машинага бик тиз “күчте”. Шулай ук җиде литр сыешлы чиләктәге бәрәңгенең хакы – 150-200 сум, кәбестәнең бер килограммы 15-20 сум булуы сатып алучылар күңеленә хуш килде.

– Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә продукцияне киң ассортиментта тәкъдим итәргә тырышабыз, – дип сөйләде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәрит Кыямов.– Халыкка бүген дә печән, салам, фураж, көрпә һәм башка төрле бөртекле ашлык сатыла.

–Безгә бу көн бүген икеләтә бәйрәм кебек булды инде, – ди нефтьче пенсионер  Марсель Мөхәммәтшин. – Өлкән кешеләргә хөрмәт, игътибар өчен, чын күңелдән оештырылган бәйрәм чаралары өчен җитәкчеләребезгә рәхмәт. Көн бераз салкынча кебек иде, тәмле ризыклар белән кайнар чәйләр эчкәч, күңелләр күтәрелеп китте. Барысы да халык өчен уйлап эшләнелгән. Бик күңелле.

Район башлыгы Рамил Гатиятуллин сатучылар һәм алучылар белән аралашты, бәйрәм ярминкәсендәге хаклар белән кызыксынды, ит, сөт, терлек азыгы хакларын шәхсән карап чыкты һәм кәнагать калды, ярминкәгә җыелган халыкны Өлкәннәр көне белән тәбрик итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев