Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы ветеранын юбилее белән котладылар

Баулыда гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны толы, тыл ветераны Сөембикә Зиннурова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров, җылылык челтәре оешмасының ветераннар советы рәисе Нәзирә Фәритова аны өенә барып тәбрикләде.

Яңа Шалты авылында күп балалы гаиләдә туып-үскән Сөембикә Зиннурова, шул чордагы яшьтәшләре кебек үк, бала чагыннан ук тормышның авыр арбасына җигелгән.

– Сугыш башлану белән безнең гаиләдән өч ир-ат яу кырына китте. Бер абыем минага эләгеп шартлаган, япь-яшь килеш госпитальдә җан биргән, – дип сөйләде безгә ветеран. – Авылда ир-егетләр генә түгел, юньле ат та калмады хәтта. Аларны да сугышка алып бетерделәр. Ә урып-җыю, язгы чәчү кебек эшләр барысы да балалар, карт-коры җилкәсендә калды.

Сөембикә апа сөйләвенчә, 12 яшендә үгез белән сабан сөрүләр, урак-тырма белән басудан кайтмыйча, көнне төнгә ялгап эшләүләр, көлтә ташулар – барысы да балачакның матур төсләргә күмелгән чорын сызып ташлаган.

– Ни өчендер, мине кайда гына эшкә кушсалар да, кызлар белән түгел, ирләр белән куялар иде. Кыз бала булсам да нык, көчле идем, – ди ул. – Тик күпме генә эшләсәк тә, бер уч ярма да алып кайтырга ярамый иде ул вакытларда. Ашарга юк, ач идек.

Эш күп булса да, укырга, белем алырга кирәклеген аңлаган яшүсмер, авылда яхшы билгеләренә генә җиденче сыйныфны, соңрак Баулыга йөреп киномеханика буенча укый, шул һөнәрне үзләштерә.

– Ул вакытта шунда эшләүчеләргә тәүлегенә бер килограмм ипи бирәләр иде, анда барып укуым, эшләвем дә шуның өчен булды, – ди Сөембикә Зиннурова.

Соңрак ул “Туймазыбурнефть” , берничә елдан “Татнефть” оешмасында эшли башлый. Нефтьче булып эшләү дәверендә ул лаборант, монтёр һөнәрләрен дә үзләштерә. Сөембикә Зиннурованың 41 елдан артык эш стажы бар, шуның утыз елын ул нефтьче булып эшләгән.

Юбилее белән тәбрик итәргә килүчеләргә ветеран үзенең хезмәт юлын гына түгел, дөрес яшәү серләрен дә сөйләде. Ул гомере буе спортны үз иткән, чаңгы, тимераякта шуарга яраткан. Бүгенге көндә дә китапханәдән төрле темага китапларны кайтартып укый. Алар арасында тарихилары да, заманча язылганнары да бар.

– Әле бит ГТО кабат кайтты, без эшләгән вакытта да бар иде ул, оешмада спорт буенча, сәламәт яшәү рәвеше алып баруны алга сөргән эшләр күп иде бит, – дип сөйләде ул. – Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк, спорт әзерлеге буенча ярышта мин граната ыргыту буенча иң яхшы күрсәткечләргә ия була идем. Сулагай идем. Мин аны хәтта 22 метр ераклыкка ыргытканым булды.

Шат күңелле, җор телле Сөембикә апаны тыңлап бетергәч, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров, җитәкчелектән ярдәм, киңәш кирәкмиме дип, ветеранга мөрәҗәгать итте. Сөембикә Зиннурова үз чиратында, өлкәннәрне кайгыртулары өчен, тормышының бөтенлеге, җитешлеге хакында әйтеп, рәхмәтен җиткерде. Бүгенге көндә ул өч баласы, алты оныгы һәм җиде оныкчыгы хөрмәтен тоеп яши.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев