Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы ветераны кырык оныгы кочагында 95 яшен каршы алды

Нәкъ менә шундый кешеләрне бәхетле картлыкта гомер кичерә дип әйтәләр. Алдагы язмабыз герое Ташлы авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Гөлфия Вәлиева. Бүген ул үзенең 95 яшьлек юбилеен балалары, оныклары кочагында каршы алды. Үзен тәбрик итәргә килгән район җитәкчеләрен дә шатланып каршы алды ул.

Без килеп кергәндә Гөлфия апа түбәтәйләр кигән ике кечкенә оныгына нидер аңлатып маташа иде. Оныклар да әбиләренең ике тез башына менеп “кунаклаганнар”. Өе тулы балалары, онык һәм оныкчыклары. Барысы да әбиләре янында мәш килә.

– Менә бит, исән-сау гына тордым. Әйтерсең лә кичә генә 90 яшем белән котлаган идегез, – дип кочак җәеп каршы алды Гөлфия апа район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллинаны. – Хәтерлим, әле бик яхшы хәтерлим мин, нәкъ сез килгән идегез бит. Биш ел үтеп тә киткән.

Гөлфия апаны юбилее белән шулай ук Александровка авыл җирлеге башлыгы Валентина Уварова да тәбрик итте.

– Рәхмәтләр яусын, мине зурлап килгәнегез өчен, – дип кат-кат изге теләкләрен җиткерде ветеран. – Менә шулай күңелле яшим картлык көнемдә. Бүгенге көндә минем бер үземә генә дә кырык онык! Бүген-иртәгә кырык беренчесе туарга тора Аллаһы боерса.

Гөлфия апа тормыш иптәше Гамбәр агай белән 65 ел бергә матур гомер иткәннәр. Биш балага гомер биргәннәр. Кызганычка каршы ике улларының гомере яшьли өзелгән. Тормышның матур якларын күреп, һәр эш-гамәленнән тәм таба белгән Гөлфия апа әлеге авырлыкларны да үткәреп җибәрергә көч тапкан.

– Гомеремнең бер генә сәгатен дә тик утырмадым мин, – ди ул. – Бабаем үлгәнгә өч ел. Бик сагынам инде үзен. Аның белән бик яхшы, мул  яшәдек. Берүзем генә калсам да, бүгенге көнгә кадәр бакчалар үстереп, умарталар тотып яшим әле мин. Малларны бетергәнгә дә бер-ике ел гына буладыр. Өчәр сыер асрый идек. 

– Әни бездән бер эшен эшләтми, үзе барысын ялт итеп эшләп куя, – ди кызы Кадрия Сәйфетдинова. – Әле быел да бакчага утыртам дип кояш карый башлау белән үк помидорын, борычын утыртып куйган. Әни үзе дә эшкә нык булды, безне дә эшләтеп үстерде.

Гөлфия апа бүгенге тормыш, кешеләрне, эшне шулкадәр яратып матур һәм эзлекле итеп сөйли, мин хәтта аның яшь вакытында, сугыш чорларында ниләр кичергәнен дә сорарга кыймый торам. Элекке вакыйгалар исенә төшсә, менә әле бүгенге яшәеше турында сөйләвенең ямен җибәрермен дип куркам. Шулай да сорамыйча булдыра алмыйм. Әйе, аның да  җилкәсеннән урман кисүләр, торфка барулар үткән. Басуда сабан сөрүләр, ир-егетләр белән бер рәткә басып печән чабулар – барысы да аның башыннан кичкән.

Гөлфия апа көненә ничә сканворд чишә, нинди китаплар укырга киңәш итә, ничек озын гомерле булырга, күпме җиләк үстерә һәм үстергән җиләк- җимеш, яшелчәләрен кая куя? Бу хакта “Хезмәткә дан” газетасының алдагы саннарында укырга мөмкин булачак.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев