Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы ветераны котлаулар кабул итте

Баулы шәһәренең Беренче Май урамында гомер итүче Гөлчәчәк Хөснуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны элек бергә эшләгән хезмәттәшләре, балалары,оныклары тәбрикләде.

Гөлчәчәк апа, татар халкына хас булганча, һәр килгән кунагын үзе чыгып каршы алды. Авыр балачак еллары, ачлык һәм ятимлек аның чаялыгын, тормышка карата яшәү дәртен сүндерә алмаган.

“Мин Иске Чүте авылында туып-үстем. Ятим калып, авырлыклар күреп үстек. Шулай булса да эшкә нык булдым мин, – дип сөйләде ветеран. – Миңа ун яшь иде сугыш башланганда. Ачмы син, тукмы, кияргә киемең бармы? Анысын сорап торучы юк, бөтен кешене дә колхоз кырларына эшкә чыгаралар. Безне – буыннарыбыз да ныгып җитмәгән балаларны – очы-кырые күренмәгән кырларга утауга куйдылар. Аннары ул эш печән, көзге урып-җыюларга ялгана. Минем тырышлыгымны күрептер инде, чандыр гына булсам да көчле идем, миңа бригадир абый ат бирде. Шул яшьтә мин үзем ат җигеп, эшкә бара идем. Йөк ташый идек”.

Авыл җирендә эштән башы чыкмаган Гөлчәчәк апаны бер туган тиешле кешесе соңрак аптекага үзе янына эшкә чакыра. Ул озак еллар аптекада лаборант, кассир вазифаларын үти. Шунда эшләгән вакытында ук нефтьче һөнәрен дә үзләштерә һәм ТХУга лаборант булып урнаша. Лаеклы ялга чыкканчы нефть өлкәсендә хезмәт куя.

“Безнең әни һәрвакыт тырыш булды. Әтиебез белән илле елга якын бергә гомер итеп, безгә яхшы тәрбия, белем бирделәр, – ди юбилярның улы Фәрит Хөснуллин. – Өлкән яшенә карамастан, әле әни үз аякларында йөгереп йөри. Киләчәктә дә ныклылык телибез аңа”.

“Бүген иртәдән бирле еракта яшәгән оныклары әниебезгә котлауны телефон аша юллый, – ди килене Неля. – Шул котлауларны сөенә-сөенә тыңлады. Аның өчен без дә шат. Ул миңа да һәрвакыт, кызым, дип дәшә”.

Шул сүзләрне ишетеп торган Гөлчәчәк апа үзе дә сүзгә кушылды.

“Шулай булмыйча, минем бит кызым юк. Киленем һәрвакыт якын булды, – ди юбиляр. – Безнең сүзләр дә, серләр дә уртак”.

Ишектән тагын чәчәк букеты һәм тәмле күчтәнәчләр тоткан оныгы гаиләсе белән килеп керде. Кечкенә оныкчыклар, йөгереп килеп, карт әбиләрен кочты.

“Менә кызым, бәхет шушы инде ул, – диде Гөлчәчәк апа канәгать елмаеп һәм оныкларының берсен-берсе бүлдереп котлауларын тыңларга кереште”.

ФОТО: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев